Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 25.10.2020

Бөгелмәнең Соколка тавындагы ландшафт паркы «АРХИВOOD 2020» премиясе призеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 25 октябрь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). 22 октябрьдә «АРХИВOOD 2020» премиясе призерларын бүләкләү тантанасы булды. «Шәһәр тирәлеге дизайны» номинациясендә халык тавыш бирүе буенча Бөгелмәдәге Соколка тавы ландшафт паркы җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Экспертлар советы лонг-листка сайлап алынган 200дән артык эш арасыннан 54 проекттан шорт-лист формалаштырды. Быел тантана беренче тапкыр гадәти булмаган zoom-конференция форматында узды. 9 номинациядә традицион бүләкләр белән беррәттән... Читать дальше...

Апаста Фәнис Галәветдинов призына унөченче тапкыр бильярд ярышы булды

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 25 октябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» , Ләлә Сафиуллина). Апас районы мәдәният йортының бильярд залында утызга якын катнашучы ярышта үз осталыгын күрсәтте. Районның бильярд спортын сөючеләр өчен эшмәкәр тарафыннан оештырылучы турнир быел унөченче тапкыр үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев иганәче Фәнис Галяутдиновка Апас районының бильярд спорты федерациясе җитәкчесе таныклыгын тапшырды. «Сез райондашларда... Читать дальше...



Әлмәт җитәкчелеге төзекләндерелә торган ишегалларын карады

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 25 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Район башлыгы Тимур Нагуманов «Безнең ишегалды» программасына кергән ишегалларында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Республика программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерү — юлларга, булган тротуарларга асфальт җәю, яңаларын булдыру, тышкы яктырткычларны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотыла. Читать дальше...

Беларус полициясе демонстрациячеләргә каршы тавыш-ут гранатлары кулланды

Azatliq.org 

Беларус милициясе президент Александр Лукашенконың сайлаудагы хәрәмләшүенә ризасызлык белдерергә чыккан халыкка каршы ут һәм тавыш гранатлары кулланды. Азатлык радиосының Беларус редакциясе белдерүенчә, милиция башкаланың Үзәк районын контрольдә тотарга тырыша.   Интернетта Минскиның Орловский районындагы шартлаулар видеосы да таралды. TUT.by анда күпсанлы шартлаулар булуы һәм җыелган кешеләрнең аннан таралышуын хәбәр итә. 9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар... Читать дальше...

Белгеч картаюны акрынайтуның гап-гади алымын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында организмга картаймаска ярдәм итә торган нәтиҗәле алымны атады. Аның сүзләренчә, моның өчен даими рәвештә нинди дә булса яңа әйбергә өйрәнергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Белгеч аңлатканча, яңа белемнәр үзләштерү баш мие нейроннарының яңаруын стимуллаштыра һәм организмның таушалу срогын кичектерә. Мясников яңа тел өйрәнергә яки катлаулы физик күнегүләр ясап карарга киңәш итте. Читать дальше...

«Аэрофлот»та Европага очышларның кайчан яңадан башланачагын фаразладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Аэрофлот» генераль директоры Виталий Савельев компания Европага рейсларны кыш ахырында яңадан башлар дип өметләнә. «Россия 1» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Кыш ахырында, февраль-март айларында рейслар санын арттырырбыз һәм безнең самолетларга Европа илләре буйлап очарга мөмкинлек бирерләр дип өметләнәм һәм моның шулай булуын телим», - диде ул. Савельев фикеренчә, бүген Россиядә кабат карантин кертелмәячәк... Читать дальше...



Герман Греф ел ахырында Россия валютасы ныгыр дип өметләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Саклык банкы башлыгы Герман Греф ел ахырында Россия валютасы ныгыр дип өметләнә. Ул Наилә Әскәр-задәнең «Россия 1» телеканалындагы «Куркыныч вирус. Исән калу планы» дигән фильмы өчен биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Бүгенге көндә валюта курсы тиешенчә бәяләнмәгән. Әгәр дә геосәяси факторлар һәм коронавируска бәйле вазгыять азмы-күпме тотрыклы, аңлаешлы төс алса, Россия валютасы ел ахырына кадәр ныгыр дип өметләнәм. Икенче факторга килсәк... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләренә язылучыларны Автомобильчеләр көне белән котлады. Республика Президенты татарстанлыларның классик автомобильләргә мәхәббәтен чагылдырган фотолар урнаштырган. Шул ук вакытта, фотоларның берсендә – ул үзе. «Автомобильчеләр көне белән, иптәшләр. Юлыгызда киртәләр очрамасын!», - дип язган Миңнеханов фото астына. Рөстәм Миңнеханов – профессиональ автоузышчы, Россиянең атказанган спорт мастеры. Читать дальше...

Чаллыда ашыгыч ярдәм машиналарына эш күләме арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының ашыгыч ярдәм диспетчерлык хезмәтенә бер тәүлек эчендә шәһәр халкыннан 908 чакыру килгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. «Бу моннан алдагыга – пандемия шартларында эшләгәндәге гадәти көннәргә караганда күбрәк. Ул чагында уртача 350 кеше мөрәҗәгать итә иде», - диелә хәбәрдә. Шәһәр халкы күбесенчә югары температура, ютәл һәм хәлсезлеккә зарлана. Чакырган җиргә 30 бригада бара. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, татарстанлыларны... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда көчле җил исәчәге хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Казанда җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук көн болытлы булачак, көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр (көндез – урыны белән) яварга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..-3... Читать дальше...

Белгеч телдә яман шеш барлыкка килү сәбәпләрен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Пациентларның теш протезларына илтифатсыз мөнәсәбәте телдә яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы теш казнасы-бит хирург-онкологы Игорь Малиновскийга сылтама белән хәбәр итә. «Алып куела торган протез дөрес урнаштырылмаган, ул лайлалы тышчаны даими рәвештә кырган очракта бу еш кына хроник җәрәхәтләргә һәм моның нәтиҗәсе буларак онкология авыруларына китерә», - диде ул «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Оперштабта коронавирус очраклары иң акрын темпларда арта торган төбәкләрне атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чукот автономияле округында бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны бөтенләй артмаган, ә иң түбән темп (0,4 процент) Чечня Республикасында теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1.Чукот автономияле округы — 0 процент, 2. Чечня Республикасы — 0,4 процент, 3. Мәскәү өлкәсе, Чувашия Республикасы, Дагыстан Республикасы... Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләр этнография буенча белемнәрен онлайн режимында тикшерә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 3-8 ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» акциясе узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Халыкара акция — Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра, этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итә торган агарту проекты ул. Акциядә катнашу өчен 3-8 ноябрьдә теләсә кайсы көнне miretno.ru сайтына керергә һәм 30 сораудан торган тест узарга кирәк. Аларның 20се диктантта катнашучыларның барысы өчен дә уртак булса, калган унысы исә... Читать дальше...

Гидрометеоүзәктә октябрь ахыры аномаль җылы булачагы хакында хәбәр иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьнең соңгы атнасында Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы фаразлана. Илнең Азия өлешендә һава температурасы тиешле нормадан - 15, Европа территориясендә дүрт градуска югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә. «Киләсе атнада Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә. Европа территориясенә җылы һава массалары – көньяктан... Читать дальше...

Чаллыда пенсионер әби мәчет төзелешенә 200 мең сум акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 25 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда пенсионер әби Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән. Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм күрсәтү фонды дини объект торгызуга хәләл акчасын биргән хатын-кызга рәхмәт белдерде. Фонд җитәкчесе Уел Хөсәенов сүзләренчә, гади гражданнар мәчет төзелешенә бик теләп акча күчерә. «Кешеләр, 50, 100 сум, 3 мең сум да бирә. Әлбәттә, зур суммада акча күчерүчеләр дә булгалый. Еш кына алар зур эшкуарлар яки компанияләр булып чыга. Мәчет... Читать дальше...

Казанда автомобильнең алгы утыргычында утырган ягуарны фотога төшереп алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казанда автомобильнең алгы утыргычында утырган ягуарны фотога төшереп алганнар. Социаль челтәрләрдә шуның фотосы чыкты. «Назарбаев урамында экзотик пассажир күзгә чалынды», - дип язган пост авторы. Фотодан күренгәнчә, ягуарны хуҗасы кулына тотып бара – зур песи ир-атның тезендә утыра.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аларның өчесе чирне читтән ияртеп кайткан, 45е башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (16 кеше) аралыгында ачыкланган. Пандемия башланганнан алып Татарстанда 8 мең 145 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге





Персональные новости
Анастасия Ивлеева

Блогер Ивлеева не явилась в суд на заседание по делу о дискредитации ВС России





Казан көз айларында сәяхәт итү өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре өчлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы Россия туристлары көзен сәяхәт итәргә теләгән халкы бер миллионнан арткан шәһәрләр өчлегенә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туту.ру тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә. Сораштыруда 1,9 мең кулланучы катнашкан. Рейтингтан күренгәнчә, алар Санкт-Петербургны көзге ял өчен иң яхшы шәһәр дип тапкан – респондентларның 29 проценты аның өчен тавыш биргән. Икенче урында – Мәскәү (17 процент), өченчедә – Казан (13 процент). Читать дальше...

Геннадий Онищенко 2021 ел башында коронавирус пандемиясенең чигенәчәген фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны быелның ахыры – киләсе ел башында кими башларга, ә һәр кеше эпидемиологиягә каршы чараларны төгәл үтәгән очракта бу иртәрәк тә булырга мөмкин. Россиянең элеккеге баш санитар табибы, РФ Фәннәр академиясе академигы, Дәүләт Думасындагы Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко шундый фикерләре белән уртаклашты. «Әгәр үзебезгә карата белдерелгән барлык таләпләрне дә үтәсәк, ул чагында без чирне бик кыска вакыт эчендә җиңә алачакбыз... Читать дальше...

Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 710 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең 84 төбәгендә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 710 очрагы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта белдерүләренчә, аларның чирегендә (26,7 процент, 4 456 кеше) симптомнар юк. Кичә коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 521 очрагы турында хәбәр ителгән иде. 23 октябрьдә исә Россиядә тәүлеклек рекордлы үсеш (бер тәүлек эчендә әлеге чирне эләктергән... Читать дальше...

Samsung концерны рәисе Ли Гон Хи вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Сеул хастаханәсендә Samsung концерны рәисе Ли Гон Хи вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Yonhap агентлыгына сылтама белән хәбәр итә. Ли Гон Хи 2014 елда йөрәк өянәге кичергәннән соң бик каты авырган. Аңа 78 яшь иде. Ли Гон Хи 1987 елда Samsung Group концерны рәисе итеп билгеләнә. 2016 елда Forbes журналы аны Көньяк Кореянең иң бай кешесе дип атый. Басма мәгълүматлары буенча, 2020 елның октябренә аның байлыгы 20,9 миллиард доллар тәшкил иткән.

Спорт в России и мире
Москва

Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Мокрый фасад: как сделать отделку по технологии СФТК





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Патриарх Кирилл запретил в служении священника, проводившего панихиду по Алексею Навальному



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Елена Волкова

«Где ваши манеры?»: интервью со звездным экспертом по этикету Дианой Булатовой



Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net