123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 26.10.2020

Әлки мелиораторлары Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 26 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Узган шимбәдә Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки «Мелиорация» ПМК коллективы Казанда Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрүдә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу көнне «Татмелиорация» системасына кергән предприятиеләр шәһәр халкына үзләре җитештергән һәм алыш-биреш ысулы белән алынган продукцияне тәкъдим итте. Биредә бәрәңге, кабак, ташкабак, кишер, суган кебек яшелчәләргә, сөт ризыкларына, иткә, балыкка сорау зур булды. Мелиораторлар ярминкә кунакларын кайнар чәй... Читать дальше...

Түбән Каманы яңа төр агачлар белән яшелләндерергә ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Яшел дулкын» акциясенең көзге этабы тәмамланды. Ай дәвамында халык шәһәр һәм район территориясендә агачлар утыртты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Уртак көч белән өч мең үсенте утыртылды. Өстәвенә, бу юлы эш катгый план буенча алып барылды. «Хәзерге вакытта, торак төзелеше барган яңа төзелешләр һәм Шинчылар проспектындагы кебек буш кырлардан тыш, барлык микрорайоннар да диярлек нормага салына. Әмма, өстәргә кирәк булган участоклар бар. Читать дальше...

Мәскәү мөфтие мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аляутдинов мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе, диде. Бу турыда ул  «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы вакытында журналистлар белән сөйләшкәндә әйтте. «Бүген төп мәсьәлә — мөселманнарның бердәмлеге. Төбәкләрдә дини мәсьәләләргә карата һәркем төрле карар чыгара. Кемдер - мәчет кысаларында, кемдер - Диния нәзарәтендә. Һәрвакытта да бу карарлар чагыша дип әйтеп булмый. Мөселман... Читать дальше...



Чаллыда автогигантны төзүчеләрнең берсе Волгодонскида коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Андрей Ковалевский 82 яшендә Волгодонскиның ковид госпиталендә вафат булган. Аннан соң хатыны Галия бер генә көн яшәгән. Бу турыда җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Андрей Ковалевский 1938 елның 27 маенда Ростов өлкәсенең Куйбышев районы Миллерово авылында туган. Ростов-на-Донуда инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. 1963 елда Казахстанда Балхаш ГЭСын төзүдә капиталь төзелеш бүлеге мастеры булып эшкә керә. Читать дальше...

Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак. 31 октябрьдә термометр баганалары 11 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Иртәгә Татарстанда җилле, аз болытлы һава көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикага көнбатыштан килгән антициклон йогынты ясаячак. Синоптикларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика антициклонның көнбатыш перифериясендә урнашачак. Явым-төшемнәр элеккечә үк бик аз. Читать дальше...

Табиб яңа пандемия ихтималы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Якын арада магний дефициты яңа пандемиясе булырга мөмкин. Мәскәүнең 52нче хастаханәсенең баш мие кан әйләнеше бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, невролог Вера Пшеничникова шундый фикер белән уртаклашты. «Магний дефициты — ул пандемия, аның белән көрәшергә кирәк», — диде ул. Вера Пшеничникова сүзләренчә, вазгыятьне бу микроэлементка анализ үткәрү белән кыенлыклар катлауландыра. Моның белән бәйле рәвештә, магнийны курслап эчәргә кирәк, чөнки аның артык булуы организмга зыян китерми. Читать дальше...

Коронавирус белән авырган балаларның сәламәтлегенә нинди зыян килүе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус авыруын кичергән балаларны аеруча күзәтергә кирәк. Россия педиатрлар берлегенең Башкарма комитеты рәисе Ләйлә Намазова-Баранова әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Белгеч сүзләренчә, тикшеренүләр коронавирус белән авырган балаларның 30 процентында когнитив функцияләрнең кимүендә күзәтелә. Хәтта авыру симптомсыз үтсә дә, ди табиб. Моннан тыш, урологлар мәгълүматлары киләсе буыннарның фертильлек проблемалары турында сөйли. Читать дальше...

Путин ата-анасы алимент түләмәгән балаларга ярдәм итәргә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 1 августка кадәр хөкүмәткә  ата-анасы алимент түләмәгән балаларга адреслы ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу турыда Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Алдан биргән йөкләмәләрне исәпкә алып, ата-анасы алимент түләмәгән балаларга адреслы ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шул ук вакытта алимент түләргә тиешле һәм тулы күләмдә түләмәгән кешеләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары сакланырга тиеш», диелгән хәбәрдә. Читать дальше...



Рәшит Әхмәтовка вафатыннан соң «Роза мира» Халыкара алтын медале тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән мәрхүм Рәшит Әхмәтов истәлегенә Милләт йортында Коръән ашы узды. Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры Энгель Таһиров аның улына «Роза мира» Халыкара алтын медален тапшырды. «Югалткан кешеләрнең бәясен белү өчен йөз ел вакыт кирәк. Рәшиткә бәя бирү әле башланды гына. Үз вакытында авызыңны ачып рәхмәт әйтә белү безнең традициядә юк. „Роза мира“ медале Рәшит Әхмәтовка үз вакытында бирелми калды. Читать дальше...

Төмән өлкәсендә күмәк намаз укуны тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте төбәк мәчетләрендә күмәк намазларны туктатырга карар итте. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә. Аерым алганда, эпидемиологик вазгыять сәбәпле, күмәк намазлар 7 ноябрьгә кадәр туктатылган. Шул ук вакытта мәчет хезмәткәрләре биш тапкыр намазны үзләре генә укыячак. Мөселманнарга никах, исем кушу, мәҗлесләр үткәрүдән тыелып торыга киңәш ителә. Ә җеназа намазларын аз кеше катнашындагы үткәрергә рөхсәт ителә. Читать дальше...

Камил Сәмигуллин Болгарны Россия мөфтиләрен берләштерүче урын дип белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарны Россия мөселманнары өчен аралашу урыны дип белдерде. Бу турыда ул  «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. «Россиядә 85 мөфти бар. Кызганыч, аларны берләштерә торган оешма юк. Бу нисбәттән Болгар нейтраль урын булып күренә. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте дә, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте дә... Читать дальше...

Чаллыда табиблар бер үпкәле хатын-кызны коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 26 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының 2нче хастаханәсе табиблары бер үпкәле хатын-кызны коткарган. Бу турыда автошәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр. «Стационарга бер үпкәле 64 яшьлек хатын китерелде. Элек аңа операция — пульмонэктомия булган. Авыру бердәнбер үпкәне зарарлаган. Табиблар 17 көн буе хатын-кызның гомере өчен көрәшкән. Авыру 11 көн үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган булган», — дип сөйләде икенче хастаханәнең реанимация бүлеге мөдире Сергей Казаков. Читать дальше...

Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-анасына «больничный» түләүләрен арттырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына «больничный» түләүләрен уртача хезмәт хакы күләменә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Бу акчаны иминият стажына карамастан түләү ниятләнә. Дәүләт башлыгы хөкүмәткә бу мәсьәләне карарга һәм түләү күләме белән финанслау чыганагын билгеләргә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыккан.

«Татмедиа»да татар телендә балалар YouTube проектлары эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә татар телендә балалар YouTube проектлары эшли башлады. Барлык роликлар да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган «Яшь Татмедиа — Татмедиа Junior» бренды белән чыгачак. «Яңа проектларны «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары филиаллары базасында эшләү планлаштырыла. Барлыгы 1 минуттан 30 минутка кадәр хронометражлы 32 видеопроект эшләнгән. Алар YouTube, Instagram, TikTok социаль челтәрләрендә урнаштырылачак»... Читать дальше...

Самара өлкәсендә балалар хирургы Абдулхак Хәсәнҗанов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Самара өлкәсенең Н. Н. Иванова исемендәге балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире, Самара өлкәсенең әйдәп баручы балалар хирургы, Россия сәламәтлек саклау отличнигы Абдулхак Хәсәнҗанов каты авырудан соң вафат булган. Бу турыда Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте сайтында хәбәр ителә. Ул гомере буе педиатрия хезмәтенә һәм кечкенә пациентларына тугры булды. 41 ел эшләү чорында меңләгән операция ясаган һәм меңләгән балалар гомерен саклап калган. Читать дальше...

Азнакайда яңа прокурор билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Генераль прокуроры боерыгы белән Азнакайның яңа прокуроры итеп юстициянең өлкән киңәшчесе Рим Сөнгатуллин билгеләнде. Рим Сөнгатуллин республиканың Арча районы Яңа Иябаш авылында туып үскән. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Ул прокуратурага 20 ел элек килгән. 2004 елдан алып 2009 елга кадәр Мамадыш районы прокуроры урынбасары урынын били, аннары республиканың Чирмешән районы прокуроры вазифасына күчә. Соңгы алты... Читать дальше...

Дин белгечләре Россия ислам дине мирасын өйрәнү буенча фикерләшергә Болгарда җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясендә 26-30 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы уза. Биш көн дәвамында галимнәр һәм дин әһелләре Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышачак. Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов аралашуга, идеяләр һәм фикерләр белән алмашуга ихтыяҗ бүгенге көндә бигрәк тә зур дип белдерде. Форумның беренче өлеше сәламләүләрдән торды. Читать дальше...

Марина Патяшина: Татарстанда Covid-19 авыруының иң югары ноктасы узмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Көзге сезонда Татарстан яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның иң югары ноктасы узмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина шундый фикер белән уртаклашты. «Өч көн элек коронавирус йоктыруның 55 очрагы ачыкланды, соңгы өч көндә — 48, 45, 45 очрак. Шуңа күрә авыру буенча... Читать дальше...

Казанда мөселман яшьләре Мәүлид аеның мәгънәсен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда мөселман яшьләре халыкка Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айның мәгънәсен аңлатты, яхшылык һәм игелек кылырга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга чакырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның тугызынчы көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән ае. Волонтерлар Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрде. Акция барышында башкалабызның... Читать дальше...


Музыкальные новости
Виктор Тепляков

Депутат ЗСК Виктор Тепляков принял участие в круглом столе по вопросам развития туристической отрасли в Сочи





Персональные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Осиново бистәсендәге чүп-чар яндыру заводы турындагы референдум булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Казан янындагы Осиново бистәсендә калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзү турында референдум уздыру буенча инициатив төркемне теркәү турындагы үтенечне кире какты. Карар Үзәк сайлау комиссиясе утырышында бертавыштан кабул ителде. Инициатив төркем референдумга ике сорау чыгарырга тәкъдим итте: «Сез елына 550 мең тонна куәтле коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру буенча завод урнаштыру урынын сайлау белән килешәсезме?»... Читать дальше...

Татарстанда коры һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә коры, аз болытлы һава торышы һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аз болытлы һава торышы. Явым-төшем ихтималы аз», диелгән хәбәрдә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 14 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус булачак. Көндез һава температурасы 0…+5 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 40 сыйныф карантинда утыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 40 сыйныфтан 1 044 укучы карантинда утыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, бүгенгә 40 сыйныфтан 1044 бала карантинга чыккан. Казан мәктәпләрендә 34 сыйныф... Читать дальше...

Алабуга көллиятенә 14,6 миллион сумлык WorldSkills дәрәҗәсендәге җиһазлар сатып алына

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Алабуга политехника көллиятенә «Мехатроника» WorldSkills компетенциясе таләпләре белән туры килә торган 14,6 миллион сумлык җиһаз сатып алыначак. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтына урнаштырылган. «Остаханәләрне «Мехатроник», «Лаборатор химик анализ» WorldSkills компетенцияләре таләпләре нигезендә җиһазландыру өчен укыту-җитештерү җиһазларын сатып алуга дәүләт килешүен төзү хокукы». Килешүнең башлангыч (максималь) бәясе (…) 14 625 073 сум тәшкил итә», диелә документларда. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об эффективности программ по формированию здорового образа жизни  


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Сафиуллин не смог выйти во второй круг турнира ATP в Барселоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии отечественного судостроения   


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Лоза

«У меня такого не было»: Лоза предположил, почему зрители ушли с концерта Серова



Москва

Юлия Кленова из Коломны построила ферму

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net