123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 18.10.2020

Надеждино авылында иске мәдәният йорты урынына заманча клуб төзеделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы Надеждино авылында 100 кешегә исәпләнгән заманча күпфункцияле үзәк төзелеше төгәлләнеп килә. Бинада китапханә, клуб, авыл советы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Бу турыда «Алга» газетасы хәбәр итә. «Без бик шат. Безнең авыл бөтенләй башкача күренә башлады. Бездә еш кына җыелышлар, иҗади чаралар була. Авылдашлар белән заманча матур бинада очрашу тагын да күңелле булачак», — дип фикерләре белән уртаклашты җирле халык. Алар авылда Мәдәният йорты иске булуы турында сөйләделәр.

Лениногорскида президент программасы буенча биш елда 199 ишегалды төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Якындагы биш елда Лениногорскиның 199 ишегалды территорияләрен «Безнең ишегалды» президент программасы буенча модернизациялиләр. Бу хакта «Лениногорские вести» яза. Хәзер шәһәрдә ике ишегалдын актив төзекләндерәләр. Анда яңа бордюрлар урнаштыралар һәм юлларга асфальт җәяләр. Модернизацияләнгән йорт яны территорияләренә заманча эскәмияләр, чүп савытлары, фонарьлар куелачак, чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар һәм инфраструктураның башка элементлары булачак. «Программа... Читать дальше...



Болгарда фронтовик-артиллеристларга һәйкәл ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Болгар кадет интернат-мәктәбендә фронтовик-артиллеристлар истәлегенә багышланган яңа монумент урнаштыру өчен мәйданчык әзерлиләр. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Һәйкәлне уку йорты ишегалдында урнаштырачаклар. Хәзер аның өчен аерым мәйданчык әзерлиләр. Соңрак аңа 1942 елгы дивизион корал макеты урнаштырылачак. «Анда 1942 елгы үрнәктәге дивизион (Павел Алексеевич Карпов командир булган) туп макеты куелгач, һәйкәл ачылачак», — дип хәбәр итә басма.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Тәмугта үлектән аккан су эчертәчәкләр — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Җәһәннәмгә кеше үз теләге белән керә. Намаз укырга икәнен белә — укымый, ураза тотасы килми… Үзен утка ата. Тәмугтагы ут исә дөнья утыннан җитмеш мең тапкырга кайнаррак булыр. Кыямәт көнендә без барыбыз да сират күпере аша чыгачакбыз. Чәч бөртегеннән дә нечкә, пычак йөзеннән дә үткен булган сират күпере аша ничек үтәсебезне күз алдына да китереп булмый. Әмма ничек кенә куркытса да, ул котылгысыз.  «Туган авылым» мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт... Читать дальше...

Владимир Путин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Әлеге телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.  Дәүләт башлыгы юл хуҗалыгын ил икътисадының иң әһәмиятле тармакларының берсе дип атады. Шулай ук магистральләр төзү һәм модернизацияләү, аларның үткәрүчәнлек сәләтен һәм иминлеген арттыру Россия икътисады һәм гражданнарның тормыш сыйфаты үсешенә гаять зур йогынты ясый, дип белдерде.   Владимир Путин сүзләренчә, илдәге юл комплексы хәзер үсештә. Читать дальше...



«Яшь йөрәкләр» фестиваленең лауреатлары билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Юность» мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» милли үзешчән җыр авторларының II фестиваленең гала-концертында бәйге лауреатларының исемнәре билгеле булды.  «Яшь йөрәкләр» фестиваленең лауреатлары: Илһам Мәрдәнов, Гөлсияр Садыкова, Регина Ильясова, Вячеслав Осипов, Юлия Ишмөхәмәтова, Рәсимә Динисламова, Рафис Гәптелганиев, Зөфәр Гобәйдуллин, Флёра Шәрипова, Илдар Гайсин. «Яшь йөрәкләр» бәйгесендә үзешчән авторлар һәм башкаручылар катнаша. Читать дальше...

Эчке эшләр министрлыгы Казан үзәгендә балалы гаиләне тоткарлау сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Казан үзәгендә кечкенә бала иярткән ир белән хатынны тоткарлаганнар. Бу видео социаль челтәрләрдә таралды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Татар-информ» га бу хәлнең сәбәпләрен аңлатты. Университет урамында партульдә булган полиция хезмәткәрләре агрессив ир-атны абайлап ала. Ул урамдагы кешеләргә әдәпсез итеп кычкыра. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре аңа берничә тапкыр кисәтү ясый, ә ир-ат моңа игътибар итми. Полиция хезмәткәрләре ир-атны территориаль бүлеккә алып китү карары кабул итә. Читать дальше...

Мордовиянең Белозерье авылы мөселманнары алты гектар мәйданлы зиратны чистарткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Мордовиянең Белозерье авылында мөселман оешмалары җитәкчеләре инициативасы белән мәчетләрдә һәм зиратта өмә уздырдылар. Бу хакта Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән Россияләр Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. 6 гектар мәйданлы зиратта ике ай дәвамында чүп үләннәрен җыештырганнар, каберлекләр өстендәге төрле агачларны, ботакларны чистартканнар. Аларның бер өлешен яндырганнар, ә утынга яраклыларын авылдагы мохтаҗларга биргәннәр. Читать дальше...

Казанда дүрт машина белән авария ясаган иномарка һәлакәт урынын ташлап киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «БМВ» йөртүчесе дүрт автомобиль катнашында авария китереп чыгарган һәм юл һәлакәте урынын ташлап киткән. Әлеге видеоролик социаль челтәрләрдә таралды. Авария узган җомгада, көндезге өчләрдә Краснококшайская урамында булган. Зур тизлектә килә торган «БМВ» алдагы машинаны уза һәм аны бәрдерә. Шуннан соң әлеге машина янәшәдәге ике автомобильгә килеп бәрелә һәм бу ике машина каршы як полосага чыга. Авариядән соң «БМВ» туктамаган һәм юл һәлакәте урыныннан качып киткән.

ЗАГС архивларын цифрлаштырганда татар һәм гарәп теле тәрҗемәчеләре җәлеп ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) архивларын цифрлаштыру һәм федераль реестрга кертү өчен 1 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Татар һәм гарәп телләрендәге тарихи язмалар белән профессиональ тәрҗемәчеләр эшлиячәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.  «633415» саннарын «1745297,8» саннарына үзгәртергә», — диелә карарда.  Карар нигезендә, 1926 елдан башлап ясаган язмалар цифрлаштырылачак. Читать дальше...

Галимнәр коронавирусның тагын бер билгесен ачыклады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Ишетү сәләте үзгәрүне коронавирусның тагын бер билгесе дип атадылар. Бу хакта Лондон Университеты колледжы һәм Корольлек милли комитеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости яза. Express басмасы язганча, коронавирус белән авырган пациентларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга һәм шаулауга зарланган. Шулай ук инфекцияне авыр формада кичерүчеләрнең кайберләре ишетү сәләтен тулысынча югалткан. Тикшеренүчеләр табибларга пациентларның ишетү сәләте үзгәрүгә игътибар итәргә... Читать дальше...

Биектау районында авариядә җиңел машина йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районында трассада ике машина кара-каршы бәрелешкәч, бер автомобиль йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» га авария шаһитлары хәбәр итте. Юл-транспорт фаҗигасе иртәнге унбердә, Казан-Малмыж юлының 47 нче чакрымында, Рус Үрмәте авылы янында булган. 10 нчы модельле «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Киа Соул» машинасы белән кара-каршы бәрелешә. «Лада» машинасындагы ир-атның аяк табанының бер өлеше өзелгән, «Киа» белән идарә итүче хатын-кызның аягы сынган... Читать дальше...

Самара өлкәсендә яшәүче волонтер Флүрә Галиәхмәтова авылдашларына битлек тегә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында яшәүче Флүрә Галиәхмәтова ярты ел эчендә күршеләренә һәм танышларына 62 битлек, 16 баш киеме тегеп бүләк иткән. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә. Шулай ук ул кием-салымны да төзәтеп тегеп бирә, чалбарлар кыскарта, замоклар куя, киемне рүлчәмгә туры китереп үзгәртә. Тегү машинасын аның әтисенә хәрби хезмәтне яхшы узган өчен бүләк иткән булалар. Ул аны 9 яшьлек кызы өчен сайлый. Шуннан бирле, 75 ел дәвамында Флүрә ханым... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге





Персональные новости
Билли Айлиш

В Fortnite добавят Билли Айлиш, Снуп Дога и скины Metallica





Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусыннан вафат булды. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясе корбаннары саны 98гә җитте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Вафат булучыларның берсе — Казанда яшәүче 61 яшьлек ир-ат. Аны пневмония диагнозы белән хастаханәгә салган булганнар. «Коронавирус инфекциясе лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Шулай ук 1963 елгы хатын-кыз да коронавирустан вафат булган. Читать дальше...

Чиләбедә Тукай һәйкәле өчен акча җыюда катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов татар җәмәгатьчелеге активистларына Мактау грамоталары тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чиләбе шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә акча җыюда катнашканы өчен Чиләбенең татар җәмәгатьчелеге активисты, пенсионер Илгиз Рәүпов һәм шагыйрь, язучы, Чибәркүл татар җәмгыяте... Читать дальше...

Эдуард Хәйруллин «Волонтерлар мирасы мәктәбе» укучысы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 17-18 октябрьдә Казанда «Волонтерлар мирасы мәктәбе» — шәһәр сакчыларының (Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыяте — ВООПИиК) теоретик һәм практик дәресләре төгәлләнә. Татарстан башкаласында узган икенче сезонны тыңлаучылар һәм укучылар арасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары, Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Эдуард Хәйруллин да бар иде. Читать дальше...

Озак еллар телевидениедә оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТНВ телеканалында озак еллар оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең телевидение телеоператорлары бүлеге башлыгы Илгиз Вафин әйтте. «Эдуард Сираҗетдинов вафаты турында кичә билгеле булды. Ул 1936 елда туган. 1960 нчы еллардан оператор булып эшли башлый, эштән китүенә ун ел бар инде. Унбиш еллап бездә баш оператор булып эшләде. Без бергә эшләдек. Ул бик тыныч, энергияле, акыллы кеше. Читать дальше...

Сергей Кравцов: 2021 елда мәктәп имтиханнары вакытын күчерү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын күчерүне әлегә планлаштырмый. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Әлегә бу вариант каралмый. Хәзер Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы уздыру өчен Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте белән бергә методик ярдәмлек әзерлибез. Ләкин, әлегә имтиханнар уздыру көннәрен күчерү турында фикер алышуга ихтыяҗ юк», — диде ул. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

RU.TV превращает Русскую Музыкальную Премию в Мюзикл


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Кабардино-Балкарии стартует крупнейшая экологическая акция «Вода России»





Путин в России и мире
Москва

МИД РФ иронично прокомментировал высказывание Шольца о Путине и Канте


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко пообещал потенциальным агрессорам ответ всеми видами оружия




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Патриарх Кирилл запретил в служении священника, проводившего панихиду по Алексею Навальному



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Коммерсантъ

ДЭГ местного значения // Суд оставил в силе итоги электронного голосования на выборах президента



Москва

Программа «Время героев» откроет новые возможности для бойцов СВО

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net