Владимир Путин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Әлеге телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы юл хуҗалыгын ил икътисадының иң әһәмиятле тармакларының берсе дип атады. Шулай ук магистральләр төзү һәм модернизацияләү, аларның үткәрүчәнлек сәләтен һәм иминлеген арттыру Россия икътисады һәм гражданнарның тормыш сыйфаты үсешенә гаять зур йогынты ясый, дип белдерде.
Владимир Путин сүзләренчә, илдәге юл комплексы хәзер үсештә. Дәүләт программалары ярдәмендә федераль, төбәк һәм җирле юллар яңара, заманча технологияләр кертелә, трассаларның яраклылык вакыты һәм чыдамлылыгы арта.
Дәүләт башлыгы белдергәнчә, хәзер сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күпкә үтемлерәк булган уңайлы транспорт инфраструктурасын булдыру өчен күп эш башкарыла.