(Әлки, 29 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» , Азат Низамиев). Әлки районының Яңа Салман авылында табиблык амбулаториясенең модульле яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Барлык рәсми документлары әзер булгач, биредә пациентларны кабул итә башлаячаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Медицина учреждениесенең яңа бинасын ачу тантанасында күп кунаклар да катнашты. «Без яңа бинаны иске амбулатория эшләгән, сез гадәтләнгән җиргә, авылның ике як халкына да җайлы булган урынга төзергә карар иттек. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бар гомерен журналистикага багышлаган язучы, Түбән Камада нәшер ителүче «Туган як» газетасы баш мөхәррире Фәрит Имамов «Эт тырнагы» детектив романнар җыентыгы өчен быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шушы көннәрдә Фәрит Фәйзетдин улына премия таныклыгы һәм аның күкрәк билгесе тапшырылган. Шәһәрдәшебездән кала, быел әлеге әдәби премиягә «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗанова... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Пенсияләрне ранглар нигезендә исәпләү тәкъдиме ил пенсия системасы принципларына туры килми һәм РФ Конституциясенә каршы килә. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай диде. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы: «Бу тәкъдим Конституциягә, социаль гаделлек принципларына һәм гомумән пенсия системасы принципларына каршы килә. Кешеләрне ранг, сыйныфларга... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтиятендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Хиалиев һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалады. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кул куелган килешүдә хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармаклардан Россия кече һәм урта бизнесы салым амнистиясенә шат булыр иде, чөнки салым чигерүләреннән соң да түләр акча барыбер калмаячак. Бу хакта РИА Новостига Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов әйтте. Россия Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында чыгыш ясаганда кече һәм урта бизнес компанияләре өчен салымнар һәм иминият взнослары буенча кичектереп торуны өч айга озайтырга тәкъдим итте. Читать дальше...
Моннан тыш күңел ачу чараларын да төнлә үткәрү тыелачак.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина татар язучылары яшь иҗатчылар белән очрашуларга сирәк йөри дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе узган көннәрдә берәр чара узса да, очрашуга язучылар йөрмәвен күреп, күңел төшә. Язучылар берлеге «Иделем акчарлагы» белән беренче елларда актив эшләгән бит. Газинур Морат, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов, Ләбиб Лерон һәм Илсөяр Иксанова 20 ел... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Әмир Исламов). Көз – көз инде ул. Кемгәдер үтеп барган тормышын хәтерләтеп, уйландыру, нәтиҗәләр ясату, кичекмәстән килеп җитәр кышка әзерләндерү өчен бер тукталыш булса, кемгәдер елның бер фасылы – туктаусыз әйләнеп торучы җир шарының сары утка туктап калган бер мизгеледер ул көз... Лириканы шушы урында туктатып, көз көне хроник һәм психик авыруларның көчәеп китүе турында да бер искә төшерәсе килә. Көз – дөрестән дә, баш миңгерәү, акыл тоныклану... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хәмер эчеп, еш кына укучы улын кыйнап торган хатын-кызга шартлы срок бирделәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Узган елның сентябрь аенда һәм быел февральдә исерек хәлдә 31 яшьлек хатын тугыз яшьлек улын даими рәвештә кыйный торган булган. Ул шулай ук ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармаган. «Газаплау» һәм «Ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Сарман районы прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуплаган. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне коронавирустан массакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачак, дип өметләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Бу вакцина барлык төбәкләргә дә килде. Ел ахырында массакүләм вакциналаштыруга керешербез дип өметләнәм», - диде ул, пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында. «Бу вакцинаны алган беренче партнерыбыз - Белоруссия», - дип өстәде Президент.
"Мемориал" хокук яклау үзәгенең "Сәяси тоткыннарга ярдәм" програмы җитәкчесе Сергей Давидис илдә репрессияләр ничек үзгәргәнен һәм моның артынди ни торуын сөйләде.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ташландык котельныйда кыз кешене көчләгән өчен ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Полициягә Казанда яшәүче 20 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Кыз Зорге урамында аның артыннан билгесез кеше килүен, бугазына пычак терәп, янап, ташландык котельныйга алып китүен һәм көчләвен сөйләп биргән. Полицейскийлар фаразланган җинаятьченең эзенә төшә. Читать дальше...
29 октябрь Башкортстан Татар иҗтмагый үзәге (ТИҮ) ялгыз пикетлар уздырды. Чаралар Башкортстан дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителер алдыннан ачлык тоткан урында – башкаланың Совет мәйданындагы элекке министрлар кабинеты каршындагы бина янында узды.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында яңа тоталь чикләү чаралары кертергә уйламыйлар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия чакыра» инвестиция форумының пленар утырышында белдерде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. «Без ничек эшләргә кирәклеген төгәл аңлыйбыз, шуңа күрә тоталь чикләү чараларын кертүне, икътисад, бизнес эше тулысынча туктатылган гомум илкүләм локдаунны гамәлгә ашырырга планлаштырмыйбыз», — диде Путин. Аның сүзләренчә, объективлык кирәк булган очракта... Читать дальше...
(Мәскәү, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан коронавирус пандемиясе кызган чорда туризм өлкәсе предприятиеләренә ярдәм итү өчен үзенең һәм шактый нәтиҗәле чыгу юлын тапты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте. «Коронавирус пандемиясеннән бөтен төбәкләр зыян күрде, туристлар агымын Россиянең көньягы гына саклап кала алды, бу диңгез янындагы территория. Әмма Татарстан яхшы чыгу юлын тапты. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда экологиягә зыян салу очраклары узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда кимегән. Бу турыда республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте. 2019 елның өч кварталында табигатьне саклау өлкәсендә 24 җинаять эше кузгатылган булса, быел андый җәзага тарту очраклары 16 булган. Министр моның сәбәбен оешмаларның һәм... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада тоткарлаганда видеога эләккән яшүсмер турында мәгълүмат билгеле булды. Аны «Татар-информ»га әлеге очрак белән таныш шаһит сөйләде. Сентябрь аенда Түбән Камада яшәүче 12 яшьлек үсмерне суд карары буенча Казанда Балигъ булмаган җинаятьчеләрне тоту үзәгенә урнаштырырга җыеналар. Чыганак мәгълүматлары буенча, күпмедер вакыттан соң аңа коронавируска тест ясаганнар, ул уңай булып чыккан. Шуңа бәйле рәвештә аны Казанның Балалар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә җибәрәләр... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанда юл чатында өч такси автомобиле бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Авария Достоевский һәм Зинин урамнары кисешкән урында булган. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Шәһәр автоинспекциясендә расладылар. Көндез сәгать икенче яртыда «Киа Рио» һәм ике «Лада» — «Ларгус» һәм «Грант» машиналары бәрелешкән. «Киа» машинасын йөртүче Ершов ягыннан Зинин урамы буйлап бара торган булган. Ул дистанцияне үтәмәгән һәм юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда гаепле булган»... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 29 октябрьдә, авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булган. Бу хакта «Башинформа»га Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән. Республика башлыгы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Өлфәт Мансур улы Мостафин 1959 елның 4 маенда Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында туа. Уфа җиңел промышленность техникумын... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән авырган пациентларга ярдәм күрсәтүче табибларга барлыгы 3,1 млрд сум акча түләнгән. Бу хакта ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова Дәүләт Советының уналтынчы утырышында хәбәр итте. «Быел территориаль фонд аша стимуллаштыру түләүләре булмады. Ләкин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10,5 меңгә якын медицина хезмәткәре барлыгы 3 млрд 100 млн сум акча алган», — диде Алсу Мифтахова. Читать дальше...
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай җир турында канунга үзгәрешләр кертте. Халык канәгатьсезлек белдереп Корылтай бинасы каршына чыкты.
Без очистных сооружений в водные объекты могут поступать загрязняющие вещества.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казан кешесе «Джип» машинасына арест салынганнан соң, штраф һәм салымнар буенча җыелган 250 мең сум бурычын түләгән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте. 38 яшьлек ир-ат ЮХИДИ штрафларын һәм салымнарын түләүдән качкан. Приставларның ир-атның бурычларын түләттерү турында 15 акты бар. Казан кешесен административ җаваплылыкка тартканнар... Читать дальше...
На заседании депутаты приняли в первом чтении законопроект о бюджете Территориального фонда обязательного медицинского страхования РТ на 2021 год и на плановый период 2022 и 2023 годов.
Өлфәт Мостафинга 61 яшь иде. Ул коронавирус һәм пневмония нәтиҗәсендәге өзлегүдән үлгән диелә.