Казанда юл чатында өч такси автомобиле бәрелешкән
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанда юл чатында өч такси автомобиле бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Авария Достоевский һәм Зинин урамнары кисешкән урында булган. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Шәһәр автоинспекциясендә расладылар. Көндез сәгать икенче яртыда «Киа Рио» һәм ике «Лада» — «Ларгус» һәм «Грант» машиналары бәрелешкән. «Киа» машинасын йөртүче Ершов ягыннан Зинин урамы буйлап бара торган булган. Ул дистанцияне үтәмәгән һәм юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда гаепле булган», - дип сөйләделәр агентлыкка Шәһәр автоинспекциясендә.