Түбән Камада тоткарланган яшүсмер турында тулырак мәгълүмат билгеле булды
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада тоткарлаганда видеога эләккән яшүсмер турында мәгълүмат билгеле булды. Аны «Татар-информ»га әлеге очрак белән таныш шаһит сөйләде. Сентябрь аенда Түбән Камада яшәүче 12 яшьлек үсмерне суд карары буенча Казанда Балигъ булмаган җинаятьчеләрне тоту үзәгенә урнаштырырга җыеналар. Чыганак мәгълүматлары буенча, күпмедер вакыттан соң аңа коронавируска тест ясаганнар, ул уңай булып чыккан. Шуңа бәйле рәвештә аны Казанның Балалар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә җибәрәләр, октябрь азагында ул аннан качып китә. Районнар буенча яшь качкынның фотосурәте төшерелгән ориентирлар җибәрелә. Кичә аны Түбән Камада инспектор һәм муниципаль хезмәт хезмәткәре күреп алган. Алар ориентир буенча аны таныган. Яшүсмерне тоткарларга омтылгач, тегесе полиция хезмәткәренең аягын кан чыкканчы тешләгән, ә икенчесенең йөзенә аягы белән суккан, хатын-кызның борыныннан кан киткән. Әлеге мизгел төшерелгән видеоны шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган. Шуннан соң яшүсмерне барыбер тоткарлыйлар һәм дәвалануын дәвам итә алсын өчен кире хастаханәгә озаталар. Барлык материалларны да җыеп, тикшерү комитетына тапшырырга җыеналар. «Кызганыч, кешеләр полицейский хатын-кызларга ярдәм итәсе урынга, бу хәлләрне видеога төшерә башлаганнар», — дип өстәде агентлык чыганагы.