123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Бу – шизофрения түгелме, яки нигә көзен акылдан шашабыз? - «Шәһри Казан»

0

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Әмир Исламов). Көз – көз инде ул. Кемгәдер үтеп барган тормышын хәтерләтеп, уйландыру, нәтиҗәләр ясату, кичекмәстән килеп җитәр кышка әзерләндерү өчен бер тукталыш булса, кемгәдер елның бер фасылы – туктаусыз әйләнеп торучы җир шарының сары утка туктап калган бер мизгеледер ул көз... Лириканы шушы урында туктатып, көз көне хроник һәм психик авыруларның көчәеп китүе турында да бер искә төшерәсе килә. Көз – дөрестән дә, баш миңгерәү, акыл тоныклану һәм шизофрениянең башка бик күп симптомнарының яктылыкка чыккан чоры ул. Ашыгалар, кабаланалар, юктан тырмашалар, кайдадыр омтылалар... өлгермим, дип куркалар. Мондыйлар берәү-икәү генә дә, бишәү-алтау гына да түгел, көзләрен мондыйлар – меңәрләгән. Алар уйланылмаган адымнар ясыйлар, мәгънәсез бәягә мәгънәсез әйберләр сатып алалар, аңлатып булмаслык гамәлләр эшләп ташлыйлар. Шунысы аяныч, мондый үз-үзләренә хуҗа булалмаган мескен бәндәләрнең бичара халәтен үз мәнфәгатьләрендә кулланучыга корылган тулы индустрияләр бар. Уйлау сәләтегезне җанландырып җибәрү өчен генә, монда икесен генә язам. “Акча түләсәң, акча эшләргә өйрәтәм” әкияте. Социаль челтәрләрне ачтыңмы, аннан “мә акча!”, “өйдә утыртып черетеп баетам”, “10 сумыңнан 1 миллион ясыйм”, “бер атна эчендә фәлән мең табыш тоттырам” ише ярымәкияти тәкъдимнәр килеп чыга. Алар, аңлы рәвештә, “эшләү” терминыннан качалар, кайчак, киресенчә, “сезгә эшләргә бөтенләй кирәкми!” дип тә җиффәрәләр. Болай да очын очка ялгап яшәүче мескен халык шушы инфочегәннәрнең ятьмәсенә көн саен меңәрләп каба. Һәм күп очракта, акчасыз да, дус-туганнарсыз да, “әкият”сез дә кала.  Җәмәгать, “кем эшләми – шул ашамый!” – һәрберегезгә бала чактан таныш мәкаль, ләбаса. Ишек өстенә дага элеп кенә бәхеткә ирешеп булмый, аны тоякка кадаклап, җир сөрәсе бар... “Бүген алмасаң, иртәгә соң булачак” авыруы. Көзге психик үзгәрешләрне үз мәнфәгатьләрендә файдалануның сәнәгати масштабларын зур-зур корпорацияләрнең көзге чорда фантастик керем алу мисалында китерәм: 2020 елның көзе. Һәркемгә таныш мәшһүр “алмалы” телефонның чираттагы үрнәге сатуга чыга... Бу вакыйганы күптән көткән, селәгәйләре агып беткән халык, тиешенчә “кыздыру” процедурасын узганнан соң, күзләрен акайтып, этешә-төртешә, иртә таңнан, Андропов бабай кабереннән сикереп торырлык озынлыктагы чиратларга чыгып тезелә...  Әйтерсең, иртәгә килсә, аңа телефон сатучы булмаячак, телефонсыз калса, аның өчен бар да бетәчәк... Җәмәгать, бу – шизофрения түгелме?.. Кызыксына китсәгез, үзегез дә төшенерсез:  2019ның көзе,  2018нең көзе,  2017неке дә, алдагы еллар да... Ел саен мәшһүр телефонның яңа релизы бер үк вакытта – көз көне дөнья күрә. Очраклылыкмы? Телефонның сыйфаты, бәлки, бәхәссездер, ләкин муеннан бурычка батып, ата-ана елатып, җитмәсә – бөер сатып, теләсә нинди юл белән гап-гади телефонга ия булу теләге – клиник тикшеренүләр өчен җитди сәбәп, минемчә.  Ә ул телефонны кулыннан төшерми йөртүче, кочаклап йоклаучы, каршысына куеп ашаучы балалар һәм үсмерләр – киләчәктә тикшеренү өчен икенче бер авыру экземплярлары булачаклар. Башыгызны саклагыз!






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: В поликлиниках Москвы внедрят расшифровку рентген-исследований через ИИ


Спорт в России и мире
Москва

RU.TV превращает Русскую Музыкальную Премию в Мюзикл


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Мария Шарапова

Первая ракетка России рассказала об общении с Шараповой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Мокрый фасад: как сделать отделку по технологии СФТК





Путин в России и мире
Москва

Тема дня: Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске открывается ВНС: что будет




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Проводивший панихиду по Навальному* священник запрещен в служении



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Стас Пьеха

«В чем угодно, только не в красных стрингах!» Стас Пьеха рассказал о фотосессии на «Фабрике звезд» в шоу «УТРО. ТНТ»



Москва

Главный тренер сборной России по синхронному плаванию надеется на поездку подопечных на ОИ-2028

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net