123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 05.10.2020

Тәтеш районында «Әтрәч укулары» акча әйләнеше темасына багышланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тәтеш районы Кече һәм Зур Әтрәч авылларында «Әтрәч укулары» узды. Ул «13-15 гасырларда Борынгы Болгар дәүләтенең Шонгат шәһәрендә акча әйләнеше» темасына багышланган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Укуларда язучылар, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мөфтияте, Тәтеш районы администрациясе һәм мөхтәсибәте, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Татарстанда бераз яңгыр һәм кырау көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 октябрьдә, Татарстанда салкынча һава торышы булачак, көндез бераз яңгыр һәм кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә болытлы һава торышы булыр дип фаразлана. Төнлә явым-төшем яву ихтималы юк диярлек, әмма көнбатыштан килгән атмосфера фронты йогынтысында көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 0…+5 градус җылы була. Читать дальше...

Алексей Песошин Төзелеш министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде. Бу хакта тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды. Татарстан Премьер-министры искәрткәнчә, элекке төзелеш, архитектура... Читать дальше...



Тукай белән Туфан бер томда — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Ирек Нигъмәти). Кулга шушы көнәрдә Татар энциклопедиясенең соңгы, алтынчы томы килеп керде. Соңгы дисәк тә, бу сүзгә берникадәр ачыклык кертеп үтми дә мөмкин булмас. Әлеге академик басманы алдан ук алты томда чыгару каралса да, татарча томнарга караган язмалары соңрак рус телендә чыккан томнардан тәрҗемә ителеп, яңа саннар, шәхесләр, атамалар белән яңартылып, тулыланып барганлыктан, татар телендәге соңгы, алтынчы том ахыр чиктә ике кисәккә бүленгән. Әлбәттә... Читать дальше...

Песошин Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Бу турыда указга бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйды. «Фәрит Хәнифов ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны башкарырга әзер булуын әйтте»... Читать дальше...

Санкт-Петербургта «Яраткан Татарстаным» рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Балалар өчен «Яраткан Татарстаным» рәсем онлайн-бәйгесендә катнашкан Санкт-Петербург укучылары диплом һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яраткан Татарстаным» балалар рәсемнәре онлайн-конкурсын Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге каршындагы Иҗат эшлеклеләре берлеге оештырган. Җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин.

«Ак Барс» яңа сезонда икенче тапкыр Уфа хоккейчыларын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Уфаның «Салават Юлаев» командасына каршы уйнады. Уен Казан командасы файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде. «Ак Барс» рәттән өч җиңелүдән соң җиңү яулады. «Салават Юлаев»ка каршы 17 сентябрь көнне узган уенда да «Ак Барс» 4:1исәбе белән җиңгән иде. Бүгенге уенда «Салават Юлаев» командасының составында әйдәп баручы уенчыларның күбесе уйнамады. Әлеге матч сакчы Дмитрий Юдин өчен «Ак Барс» командасында йөзенчесе булды. Читать дальше...

Төркия татары Фәйзи Канра хатирәләрен китап итеп бастырган

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 5 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Шушы көннәрдә Истанбулда яшәүче 81 яшьлек милләттәшебез, Төркия татары Фәйзи Канраның китабы дөнья күрде. Ул «Хатирәләрем» дип атала. Бу турыда ул үзе «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Китап төрек телендә чыккан. Ул «Китап йорты» нәшриятында басылган. 80 битлек басма ике бүлектән тора. Беренче өлешендә авторның — хатирәләре, икенче бүлектә шигырьләре урын алган. Автор әсәрдә бабасы Фәйзерахманның Төркиянең Чанаккалә сугышында катнашуын һәм шәһит булып калуы... Читать дальше...



Камал театры артистлары Алабугага экскурсиягә барган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, 4 октябрьдә, Камал театры коллективы Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында экскурсиядә булган. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Алар «Алабуга шәһәрлеге» тарихи-археологик музей комплексын, Марина Цветаеваның әдәби музеен һәм искә алу йортын, Надежда Дурованың музей-утарын, Иван Шишкинның мемориаль һәм «Портомойня» музейларын һ.б караган. «Мондый чаралар үткәрү коллективны тагын да бердәм итә, эшчәнлекне арттыра», диелә бу хәбәрдә.

Чаллыда кыз баланың битен тешләгән эт хуҗасы суд каршына басачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда кыз баланың битен тешләгән эт хуҗасына суд булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Автошәһәрдә яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга карата «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, июнь ахырында «Электросеть» тукталышында 11 яшьлек кыз балага Америка акитасы нәселле эт һөҗүм иткән. Читать дальше...

Хабаровскида Ерак Көнчыгыш Диния нәзарәте һәм якшәмбе мәктәбе урнашкан бина ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдә Хабаровск шәһәрендә Россия Үзәк диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте резеденциясе бинасы һәм кызлар өчен шәһәрдә беренче рәсми якшәмбе мәктәбе ачылды. Бу турыда Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Башта без Диния нәзарәте администрация аппараты өчен бина эзләдек. Бәхеткә, зур ике катлы бина таптык, анда якшәмбе мәктәбен урнаштыра алдык, ә беренче катның бер өлешен Ерак Көнчыгыш... Читать дальше...

Төмән татарлары галимәсе Алтайда төрки халыкларның әдәби теле булмауга борчыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия фундаменталь фонды тикшеренүләре өчен грант алганнан соң, Төмән өлкәсе һәм Алтайның аз санлы төрки халыкларын өйрәнүгә багышланган фәнни эзләнү чаралары һәм экспедиция үткәрелгән. Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалы профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина бу халыкларның әдәби теле юкка чыга баруын ачыклаган. Бу хакта « Яңарыш » сайты яза.  Гүзәл Фәйзуллина сүзләренчә, Алтайның төрки телле халыклары төрле милли сөйләм телләрендә аралашалар. Читать дальше...

Владимир Путин: мәктәпләрне ябу һәм дистанцион укуга күчү турында сөйләшү җитди түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең киләчәге яшьләрдән, ә аларны әзерләү мәктәп укытучыларыннан тора. Россия Президенты Владимир Путин педагогик югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән очрашуда шундый фикер әйтте. Дәүләт башлыгы Укытучылар көнендә видеоконференция режимында педагогика югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән мәгарифне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Путин илнең барлык торак пунктларында балаларны укыту, шулай ук укытучыларның тормышы... Читать дальше...

«Авыл укытучысы» программасы буенча Татарстан авылларына укытучылар эшкә кайткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча, Татарстанда авыл җирлегендә эшләү өчен 13 педагог җәлеп ителгән. Мәгариф хезмәткәрләренә финанс ярдәме турында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.  Авыл мәктәпләренә кайтачак укытучыларның җидесе — Татарстаннан, икесе — Самара өлкәсеннән. Чиләбе, Ульяновск, Оренбург, Киров өлкәләреннән берәр кеше кайткан. Алар барысы да 1 млн сум күләмендә акчалата бүләк алачак.... Читать дальше...

Тикшерүчеләр: Казанда яшәүче ир-ат әнисен үтергәнче кыйнау сәбәбен искә төшерә алмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда әнисен үтерүдә шикләнелә торган ир-ат җинаятенең сәбәбен исенә төшерә алмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләде. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 35 яшьлек ир-ат еш һәм даими рәвештә исерткеч эчемлекләр эчкән, әнисен кыйнаган. Бу юлы ир-ат 27 сентябрьдән бирле эчеп йөргән. 2 октябрьдә ул янә исергән һәм әнисен кыйнаган, бу юлы ул карт анасының башына каты итеп суккан. Читать дальше...

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан медиатармагы җитәкчесе вазифасына Айдар Сәлимгәрәевны билгеләү турындагы карарга имза куйды. «Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләргә», диелгән документ текстында. Айдар Сәлимгәрәев журналистикада 1994 елдан бирле эшли. Ул хезмәт юлын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында башлаган. Аннары «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» директоры... Читать дальше...

Татарстанның спорт министры итеп Владимир Леонов билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның спорт министры итеп Владимир Леонов билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Леонов Владимир Александровичны Татарстан Республикасы спорт министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Башкортстанга Төркия мөселманнары бүлеп биргән корбан итен районнарга таратканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ). Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте «Ватан» хәйрия фонды ярдәме белән Корбан гаетенә чалынган итне республика районнарына озатты. Быел Төркиянең дин эшләре идарәсе корбанга бик күп сарык бүлеп биргән. Итнең бер өлеше бәйрәм көнендә генә түгел, ел дәвамында да мохтаҗларны ашату өчен туңдырылган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Имамнар мохтаҗларга ит өләшәчәк, мәчетләрдә төрле бәйрәмнәргә һәм чараларга сый әзерләячәк... Читать дальше...

Чаллыда низаглар оештыруы белән билгеле күп балалы ана мәктәптә бер хатынны кыйнаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда төрле низаглар чыгаруы белән билгеле Агина Алтынбаеваның мәктәптә бер хатын-кызны кыйнаганын видеога төшереп алганнар. Язманы социаль челтәрләрдә конфликт шаһитлары урнаштырган. Видео мәктәп коридорында төшерелгән, анда күп балалы Алтынбаеваның балалары укый. Видеодан күренгәчә, ачуы чыккан Агина бер хатынга һөҗүм итә һәм берничә тапкыр аңа аягы белән тибә, ул сүгенә һәм яный. Конфликт чыгаручы үзе социаль челтәрдә язганча, мәктәп коридорында... Читать дальше...


Музыкальные новости
Стас Пьеха

«В чем угодно, только не в красных стрингах!» Стас Пьеха рассказал о фотосессии на «Фабрике звезд» в шоу «УТРО. ТНТ»





Персональные новости
Ильхам Алиев

Бакинское время Москвы // Ильхам Алиев летит к Владимиру Путину искать общие ответы на внешние вызовы





Халыкара табиблар көнендә Казанда телевидение манарасы бәйрәм төсләренә керәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Халыкара табиблар көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив гамәлләре көне дип санала. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. 5 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Казанда телевидение манарасы, иң кирәкле һәм игелекле һөнәр ияләренә теләктәшлек белдереп, бәйрәм төсләренә керәчәк. Бүгенге табиблар — бүгенге көн геройлары. Алар коронавирус пандемиясе чорында үз хезмәтләрен намуслы, фидакарь башкара, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Әлфия Йосыповага «Татарстан югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Каюм Насыйри институты үзәге директоры, КФУ профессоры Әлфия Йосыпова «Татарстан Республикасы югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. «Гади профессорның хезмәтен бәяләү — шатлыклы вакыйга. Иң зур рәхмәтем КФУ җитәкчелегенә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка, әти-әниемә, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы хезмәттәшләремә һәм шәкертләремә. Читать дальше...

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Укытучылар көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул «ихластан Раббыбыздан һәр остазга авыр һәм игелекле мәгърифәт юлында Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде», дип дога кылуын әйтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген безнең республикада мәчетләр каршында һәм мөселман уку йортларында 1700гә якын мөгаллим укыта. Алар халыкка фидакарьләрчә һәм Аллаһ ризалыгы өчен динебезнең нигезләрен һәм... Читать дальше...

Татарстанда атна уртасында җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанда атна уртасында янә җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Кичә, 4 октябрьдә республикада төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон йогынтысында салкын һава торышы урнашты. Иртәгә, 6 октябрьдә төбәктә температура чагыштырмача түбән булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, икенче көнне һава шартлары үзгәрәчәк. Чәршәмбе, 7 октябрьдә һәм пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Читать дальше...

Салкын тиеп авыручылар «ашыгыч ярдәм»не һәм табибларны ешрак чакырта башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яшәүчеләр кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре барлыкка килгәндә табибларны ешрак өйгә чакырта башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Без кискен тын юллары вирус инфекциясе диагнозы буенча „ашыгыч ярдәм“ чакыру саны артуын теркибез. Әмма бу чакырулар саны артуы көтелгән иде. Өстәвенә, чакыруларның... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Победа спортсменов Центра боевых искусств


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина стала чемпионкой турнира WTA-500 в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Экологический телемост регоператора МСК-НТ связал школьников Подольска и Москвы





Путин в России и мире
Москва

Путин утвердил закон о справедливой оплате сверхурочной работы


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Губернатор Поморья встретился с президентом Беларуси Александром Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленскому предложили не ограничиваться Бандерой и захоронить на капище под Киевом молекулы Гитлера


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне



Москва

Врач-онколог рассказал, опасно ли весеннее солнце для кожи

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net