Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан медиатармагы җитәкчесе вазифасына Айдар Сәлимгәрәевны билгеләү турындагы карарга имза куйды.
«Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләргә», диелгән документ текстында.
Айдар Сәлимгәрәев журналистикада 1994 елдан бирле эшли. Ул хезмәт юлын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында башлаган. Аннары «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» директоры, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмати-аналитик идарәсе башлыгы булып эшләгән.
Айдар Сәлимгәрәев «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеменә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булган. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елгы көзге сайлаулардан соң республика Хөкүмәтенең яңа составын формалаштыруны тәмамлый.