Халыкара табиблар көнендә Казанда телевидение манарасы бәйрәм төсләренә керәчәк
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Халыкара табиблар көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив гамәлләре көне дип санала. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. 5 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Казанда телевидение манарасы, иң кирәкле һәм игелекле һөнәр ияләренә теләктәшлек белдереп, бәйрәм төсләренә керәчәк. Бүгенге табиблар — бүгенге көн геройлары. Алар коронавирус пандемиясе чорында үз хезмәтләрен намуслы, фидакарь башкара, диелә хәбәрдә. «Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы коллективы Татарстан медикларына хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерә, сәламәтлек, бәхет тели.