Салкын тиеп авыручылар «ашыгыч ярдәм»не һәм табибларны ешрак чакырта башлады
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яшәүчеләр кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре барлыкка килгәндә табибларны ешрак өйгә чакырта башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Без кискен тын юллары вирус инфекциясе диагнозы буенча „ашыгыч ярдәм“ чакыру саны артуын теркибез. Әмма бу чакырулар саны артуы көтелгән иде. Өстәвенә, чакыруларның бер өлешен поликлиникалар кичектергесез ярдәм режимында яки табиб чакыру рәвешендә терки», — диде спикер.
Министр урынбасары сүзләренчә, бу саннар арту елның салкын вакыты белән аңлатыла. Әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, республикада яшәүчеләрнең саклыгы да бу күрсәткечләргә йогынты ясый.
Татарстанлылар табибларга ютәл, югары температура һәм башка билгеләр буенча мөрәҗәгать итә.