Санкт-Петербургта «Яраткан Татарстаным» рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Балалар өчен «Яраткан Татарстаным» рәсем онлайн-бәйгесендә катнашкан Санкт-Петербург укучылары диплом һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яраткан Татарстаным» балалар рәсемнәре онлайн-конкурсын Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге каршындагы Иҗат эшлеклеләре берлеге оештырган.
Җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин.