Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 31.10.2020

Зәйдә чираттагы көзге ярминкәдә продукциянең бай ассортименты тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 31 октябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары »). Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй» агросәнәгать паркы биләмәсендә оештырылган ярминкәдә булды. Анда продукциянең бай ассортименты тәкъдим ителгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Анда агросәнәгать паркы, җирле җитештерүчеләр, Карташов, Ионов, Носов, Сироткин крестьян — фермер хуҗалыклары катнашты. Бигеш, Югары Пәнәче, Гулькин, Дүрт- Мунча, Кадер, Түбән Биш һәм Югары Шепкә җирлекләре авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын халыкка тәкъдим итте. Читать дальше...



Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 31 октябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Татарстанда хәрби һәйкәләрне цифрлаштыру тәмамланып килә. Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә. Аларның бердәм интерактив картасы «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында төзелә. «Яшь Гвардия», «Яшь армия» һәм «Җиңү волонтерлары» бергәләп Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәйкәлләр турында мәгълүмат туплыйлар. Архив мәгълүматлары буенча, республикада аларның саны 2,5 меңнән артык. Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Актаныш гимназиясе эшчәнлеге белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 31 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Актанышка эш сәфәре белән килде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Актаныш гимназиясендә ул укыту һәм тәрбия барышында тудырылган милли мохит, ирешелгән уңышлар, матди-техник база белән танышты. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, гимназия директоры Рузилә Гарипова республика мәгарифендә үрнәк буларак тәкъдим ителгән алымнар, эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

«Сәйлән» телевизион җыр фестивале нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә билгеле була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 31 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә,  «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җыр фестиваленең нәтиҗәләре 12 ноябрь көнне,  «ШАЯН ТВ» каналының туган көнендә, билгеле булачак, дип хәбәр итә "ШАЯН ТВ" балалар каналы PR-бүлеге җитәкчесе. Гала-концертта тамашачылар игътибарына икенче сезонда яңгыраган иң матур җырлар тәкъдим ителде. Фестиваль җиңүчеләренә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Читать дальше...

Лабораторияләргә Covid-19ны диагностикалау өчен миллиард сум бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирусны диагностикалау өчен лабораторияләрне җиһазлауга бер миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турында карарны имзалады. Акча 84 төбәккә бүлеп биреләчәк. Бу турыда Министрлар Кабинетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Федераль үзәк төбәкнең коронавируска тест ясый торган медицина учреждениеләре лабораторияләрен җиһазларга ярдәм итәчәк. Бу максатларга бер миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу турыдагы... Читать дальше...



Патяшина: Медицина үзәге коронавируска тест ясаганда гражданнарны ялгыштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның медицина үзәкләренең берсе Covid-19 коронавируска тест ясаганда үз клиентларын ялгышырга мәҗбүр итә. Республика киңәшмәсендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә... Читать дальше...

Татарстан прокуратурасы мәктәптә инвалид баланы эзәрлекләү буенча тикшерү башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы массакүләм мәгълүмат чараларында мәктәптә инвалид баланы эзәрлекләү турындагы хәбәрдән соң тикшерү башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Массакүләм мәгълүмат чараларының берсендә Яшел Үзән мәктәпләренең берсендә инвалид сыйныфташын мәсхәрәләүләре турында хәбәр чыкты. Малайның әнисе сүзләренчә, укучылар улын мыскыл иткән, суыкта турникка бәйләп куйганнар һәм качканнар. Читать дальше...

Петербургтагы «Piter.tatar» порталы шеф-редакторы: Аудитория позитив яңалык күзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген аудитория сәясәт яңалыкларын түгел, ә позитив яңалык күзли. Бу хакта «Zoom» платформасында баручы II Санкт-Петербург татар медиафорумында «Piter.tatar» порталы шеф-редакторы һәм хуҗасы Равил Закиров хәбәр итте. «Быел чараларның күбесе онлайн форматта үтте. Бу тренд киләчәктә дә сакланачак. Контентлар төрле пратформаларда үсә. Гаммәви мәгълүмат чаралары да социаль челтәрләрдә үз урынын булдыра. Аудитория зур күләмле язмаларны укымый. Ул порталларда сәясәт яңалыкларын түгел... Читать дальше...

Татарстанда кулланучылар кооперативлары арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны артуын дәвам итә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республика вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Патяшина: Covid вазгыяте берникадәр тотрыклануга карамастан, киеренке кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанда коронавирус белән авыру вазгыяте берникадәр тотрыклануга карамастан, ул киеренке кала. Республика киңәшмәсендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Камал театрында күренекле артист һәм педагог Илдар Хәйруллинны котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле артист Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе Татарстан дәүләт театрларында эшләүче артистларны Камал театры залына җыйды. Кичә театрда Илдар Хәйруллинның 70 яшьлеге уңаеннан юбилярны зурладылар. «Кеше хыялсыз яшәми. Кемдер тормыш мәгънәсен матди байлыкта, кемдер гаиләдә, кемдер мәхәббәттә, кемдер иҗатта күрә. Сез бөтен яктан килгән кеше. Сезнең гаиләдә — театр, театрда — гаилә. Иҗади тормышыгызда уңышлар телим», — диде Илдар Хәйруллинны... Читать дальше...

Энгель Фәттахов «Мин — гимназист» тантанасына Актаныш гимназиясе дресс-кодыннан килде

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 31 октябрь, «Татар-информ», Ләйсән Тимерова). Энгель Фәттахов «Мин — гимназист» тантанасына милли киемнән һәм гимназия дресс-кодыннан килде. Бүген район мәдәният йортында Актаныш гимназиясенең бишенче сыйныф укучыларын гимназистка кабул итү тантанасы узды. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов мәртәбәле кунак буларак катнашып, гимназиянең укытучылар, укучылар һәм ата-аналар белән бер коллектив булып тупланып, бер гаилә булып яшәүләренә югары бәя бирде. Читать дальше...

Синоптиклар Россиядә җылы кыш фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Метеорологлар Россиянең күпчелек төбәкләрендә кыш җылы булачагын фаразлый, әмма бу каты салкыннар булмый дигән сүз түгел. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни хезмәткәре Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Гомумән кышның җылы булуы көтелә, әмма бу каты салкыннар булмый дигән сүз түгел. Һава торышы бертөрле генә тормаячак. Декабрьдә һава температурасы норма яки нормадан югары булачак, бигрәк тә Россиянең Төньяк Европа... Читать дальше...

Табиб коронавирусның психикага йогынтысы булуы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус белән каты авыручылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларда була торган травматик стресс тайпылышыннан интегергә мөмкин. Бехтерев исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең психик тайпылышларны дәвалау һәм психотерапия бүлеге җитәкчесе Татьяна Караваева шул хакта сөйләде. Бу турыда «Доктор Питер» порталы хәбәр итә. «Covid-19 инфекциясенең авыр формасы, кешенең реанимациядә ятуы, табибларның елмаюлары урынына битлек һәм скафандр гына күрүе... Читать дальше...

Дамир Ишкинеев подарил жителям Якушкинского сельского поселения подписку на районку

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Депутат районного Совета от Якушкинского сельского поселения, генеральный директор АО "МАКойл" Дамир Ишкинеев присоединился к акции районной газеты "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") "Родную районку – на родном языке".


Музыкальные новости
Сергей Шнуров

Матильда Шнурова примерила откровенный наряд в сетку





Персональные новости
Владимир Путин

Тема дня: Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета





Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 18 меңнән артык очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 18 140 очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россиядә эпидемия башланганнан бирле кичә коронавирус йоктыруның 18 меңнән артык очрагы ачыкланган. Авыручыларның чиреге диярлек коронавирусны симптомсыз кичерә. Барлык төбәкләрдә дә яңа очраклары ачыкланган. Мәскәүдә иң күбе — 4952 очрак, Санкт-Петербургта (854) һәм Мәскәү өлкәсендә (535), иң азы ... Читать дальше...

Фәрит Гыйбатдинов эшен дәвам итеп «Урмай зәлидә» фестиваленең гала-концерты үтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Урмай зәлидә» төрки дөнья милли сәнгать фестивале концерты беренче мәртәбә Чувашия татарларының милли лидеры Фәрит Гыйбатдиновтан башка үтте. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни үзәге рәисе Хайдәр Сафиуллин хәбәр итә. «Урмай зәлидә - 2020» сәнгать фестиваленең Гала-концерты Урмай мәдәният йортында үткәрелгән. Ел саен үтә торган татар мәдәнияте, музыка, шигърият, бию бәйрәме​ быел ТАССР һәм ЧАССР оешуның 100 еллыгына, шулай ук “Чувашия... Читать дальше...

Клиник сынауларда катнашучы алтмыш яшьтән өлкәнрәкләргә Covid-19дан прививка ясадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясатырга теләүче өлкән яшьтәге кешеләрнең беренче төркеме «Спутник V» вакцинасы дозасын алды. Препаратны клиник сынаулар турында «Известия»гә биргән интервьюсында Үзәк клиник хастаханәсенең җитәкчесе, баш тикшеренүчесе Никита Ломакин сөйләгән. Әлегә сынау өчен 60 яшьтән өлкәнрәк 24 кешене хастаханәгә салдык. Алдан прививка ясатырга теләүчеләр медицина тикшеренүе узды. Тикшеренүләргә яман шеш авырулы, ел дәвамында инфаркт һәм инсульт кичерүчеләр... Читать дальше...

Татарстан Президенты: Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планы юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, Татарстанда мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планы юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Дистанцион укуга күчү буенча бернинди карар да көтелми, моңа ихтыяҗ да юк», — диде ул. Татарстан Президенты фикеренчә, беренче чирек республикада балаларны санитар нормаларны үтәп укытуны оештыра алуны күрсәтә. Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның авыр очраклары ике тапкыр артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьдә Татарстанда Covid-19 коронавирусының авыр очраклары 2,3 тапкырга артты. Шул ук вакытта авыруның симптомсыз формалары 6 процентка кимегән. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда кабат карантин кертү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, кабат карантин кертү планлаштырылмый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе билгеләгән барлык таләпләрне һәм күрсәтмәләрне катгый үтәү зарур», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Мәктәпләрдә хәлләр даими контрольдә тора. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Медведев остался лучшим среди россиян в обновлённом рейтинге ATP, Рублёв — восьмой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алла Пугачёва

Гитарист Пугачевой рассказал о проблемах со здоровьем певицы после Чернобыля



Москва

Открыт прием заявок на конкурс лекторов от Российского общества «Знание»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net