Патяшина: Covid вазгыяте берникадәр тотрыклануга карамастан, киеренке кала
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанда коронавирус белән авыру вазгыяте берникадәр тотрыклануга карамастан, ул киеренке кала. Республика киңәшмәсендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. «Соңгы алты көндә Covid-19 авыруының берникадәр тотрыклануын күрәбез, әмма вазгыять катлаулы кала, чөнки салкын тиеп авырту сезоны башланды гына әле», — диде докладчы. Сентябрьдә республикада коронавирусның 721 очрагын, ә октябрьдә — 1093 очрагын теркәгәннәр. Шулай итеп, соңгы айда авыручылар узган ай белән чагыштырганда 52 процентка арткан, диде Патяшина. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, бу октябрьдә кискен тын юллары вирус инфекциясе авырулары сезоны башлануга бәйле. Бигрәк тә ай уртасында коронавирус белән авыручылар артты, бер тәүлектә чир йоктыруның 55 очрагы теркәлде. Татарстанда коронавирус пандемиясе башланганнан алып 8417 кеше авырган.