123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 08.10.2020

Азнакайда татар язучылары туган телебез, аның язмышы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 8 октябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резеда Шәрипова). Күренекле татар язучылары Марсель Галиев һәм Вахит Имамов районда кунакта булды. Әдипләр иҗатлары белән таныштырды, туган телебез, аның язмышы хакында сөйләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Алар төбәкне өйрәнү музее белән танышты. Аннан Азнакайның 1нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр белән очраштылар. «Чын татар уллары, кызлары булып үсәрсез дип ышанам. Читать дальше...

Түбән Кама перинаталь үзәге үзенчәлекле коллекциягә ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәге стеналары яңа туган сабыйлар фотосурәтләре белән бизәләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Җирле фотограф Елена Шәрәфуллина, үзе дә ике бала әнисе, яңа туган балаларны фотога төшерү белән мавыга. Эш дәверендә Елена бик күп матур фотографияләр туплаган, аларны Түбән Кама перинаталь үзәгенә илтергә булган. Бүген ул даими күргәзмәнең 82 экспонатын бала тудыру йорты белгечләренә тапшырган. Картиналар медицина персоналын һәм... Читать дальше...

Казанда марафон вакытында берничә автобусның хәрәкәт итү схемалары үзгәрәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Берничә автобус һәм троллейбус Казан марафонына әзерлек һәм аны үткәрү вакытында хәрәкәт маршрутларын өлешчә үзгәртәчәк. Вакытлы үзгәрешләр 10 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы шул ук максат белән шәһәрдә берничә Үзәк урам ябылачагы турында хәбәр иткән иде. Алар буенча йөрүче автобуслар 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а номерлы, 37, 43, 54, 74, 89 2 һәм... Читать дальше...



Прокуратура 11 яшьлек кызын мыскыллаган һәм кыйнап торган гаиләне тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Прокуратура Алексеевск районында 11 яшьлек кызын мыскыллаган һәм кыйнап торган гаиләне тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Марттан башлап сентябрьгә кадәр Левашово авылында яшәүче хатын-кыз даими рәвештә үз кызын мыскыллап һәм кыйнап торган. Хатын-кыз бер җирдә дә эшләми һәм имин булмаган ата-аналар исемлегенә исәптә тора. Кызны гаиләдән алып киткәннәр — ул хәзер «Забота» социаль приютында яши. Читать дальше...

Казанда Нурсолтан Назарбаев урамы вакытлыча ябылып торачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Нурсолтан Назарбаев урамында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләп торачаклар. Бу хакта Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Вакытлыча уңайсызлыклар 12-31 октябрь көннәрендә булачак. Бу вакытта Нурсолтан Назарбаев урамының 66 нчы йортыннан 60 нчы йортына кадәр өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, диделәр матбугат хезмәтендә. Чикләүләрнең сәбәбе — җылылык магистрален төзекләндерү.

Петербургта татарлардан беренче су асты көймәсе капитанына багышлап күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). А. И. Маринеско исемендәге Россия су асты көймәләре тарихы музеенда «Боз һәм язмыш бураннары аша. И.М. Зәйдуллин» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәи Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итә. Күргәзмә су асты һәм һава корабле командирлары хөрмәтенә һәм Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге Щ-423 су асты көймәсенең бер навигация эчендә Төньяк диңгез юлы белән узуының 80 еллыгына багышланган. Читать дальше...

Казанда Мәскәү консерваториясенең төп органы турында фильм күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Казанда Мәскәү консерваториясенең төп органы турында фильм күрсәтеләчәк. Кинотасмага 2014-2016 елларда органны реконструкцияләү кадрлары кергән. Бу хакта Татарстан Композиторлар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Тамашачылар Консерваториянең зур залындагы тарихи органга — бөек француз остасы Аристида Кавайе-Коляның соңгы иҗатына багышланган картинаның киңәйтелгән версиясен беренче тапкыр күрәчәк. Аңа 2014-2016 елларда музыка коралын реставрацияләү кадрлары кергән»... Читать дальше...

Миңнеханов: Быел Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 1,5 тапкырга артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә уңышка ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләде һәм киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.  Тантана «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабы турында фильм күрсәтүдән башланды. Әсәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бер гасырлык юбилеена багышланган. Әсәрнең бер героинясы ... Читать дальше...



Дәүләт Думасы депутаты физкультура буенча мәктәп программасын үзгәртүне хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россия Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов физкультура буенча мәктәп программасын үзгәртү тәкъдимен хуплады. «Партия лигасы» дискуссия клубы утырышында физик культура һәм спорт законнарына үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Думасы эксперты Ринат Абзалов Мәгарифтәге проблемалы моментлар турында сөйләде. «Физкультура белән шөгыльләнүнең төп максаты — киләчәк буында физик культура булдыру. Бу сәламәтлек нигезе булып тора.... Читать дальше...

Түбән Кама даруханәләренә коронавирустан дару кайтарылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камадагы бер даруханәгә яңа коронавирус инфекциясеннән «Коронавир» дип аталган дару кайтарылган. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. Бер капта 50 дару, бәясе — 11,5 мең. Препаратны җитештерүче «Р-фарм» компаниясенең рәсми сайтында язылганча, «Коронавир» җиңел һәм уртача катлаулы формадагы Covid-19 коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кулланыла. Препаратның патентланмаган халыкара атамасы «Фавипиравир». Даруханәдә препаратларның бары тик табиб рецепты буенча гына бирелүен әйттеләр. Читать дальше...

Татарстан судмедэкспертиза бюросы башлыгы урынбасары Розалия Газизҗанова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы урынбасары Розалия Газизҗанова вафат булды. Бу хакта бюроның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-судмедэксперт Розалия Газизҗанова кичә, 53 яшендә вафат булган. «Розалия Мөнировнаны бөтен кеше дә белә һәм ярата иде. Аның дуслары Татарстанда гына түгел, ә Россиядәге медицина җәмәгатьчелеге арасында да бик күп иде. Бик ярдәмчел... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике пациент вафат булды. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булган пациентның берсе — 1963 елгы хатын-кыз. Аңа «коронавирус инфекциясе» диагнозы куеп, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә вакытлыча инфекцион госпитальгә җибәрәләр. Пациентның хәлен пневмония, шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе катлауландырган. «Үлем сәбәбен патолого-анатомия экспертизасы расланган. Вирус идентификацияләнгән»... Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 аркасында төбәк башлыкларына киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Эпидемиологик хәл катлаулы булган төбәкләрдә җәмәгать транспортында халык санын киметү өчен предприятие һәм оешмаларның эш графигына төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико әйтте.   «Бүген, COVID-19 тиз таралганда, кешеләрнең бер-берсе белән элемтәгә керүен киметү... Читать дальше...

Ялларда Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе ялларда республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Шул сәбәпле, Татарстанда җылы һава торышы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Белгечләр мәгълүматына караганда, төнлә һава температурасы 2-8 градус, ә көндез 14-19 градус җылы булачак. Киләсе атна башында һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Беренчел мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә җылы һәм коры һава торышы дәвам итәчәк. Читать дальше...

Роспотребнадзорда коронавирусны авыр кичергән балалар санын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче 47 мең бала 2020 беренче яртыеллыгында  COVID-19 белән авырган, аларның 0,2 процентында авыру катлаулы формада узган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең «Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты» директоры урынбасары Александр Горелов хәбәр итте. «2020 елның беренче яртыеллыгында Россиядә 47253 балада COVID-19 очрагы теркәлгән, бу Россиядә коронавирус белән авыручыларның гомуми саныннан 8,2 процентны тәшкил итә»... Читать дальше...

Ольга Павлова Татарстанда физкультура укытучылары өчен бәйге булдырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты координаторы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова «Партия лигасы» дискуссия клубында Татарстанда физик культура укытучылары өчен яңа бәйге булдыру инициативасы белән чыгыш ясады. «Мин әлеге һөнәрнең абруе турында үз чыгышларымда бер генә кабатламадым. Кызганыч, „Ел укытучысы“ Бөтенроссия бәйгесендә физкультура укытучысы җиңәр дип өметләнергә генә кара. Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Градский

Вдова Градского рассказала, что композитор ценил Кунгурова как профессионала





Персональные новости
Владимир Путин

Money: в Италии заподозрили неладное, Путин начал отбирать российские земли у Запада





Роспотребнадзор: КАМАЗ профкомының вафат булган җитәкчесендә Covid-19 расланмаган

Tatar-inform.tatar 

(Яр Чаллы, 8 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Атна башында вафат булган «КАМАЗ» профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильевта Covid-19 диагнозы расланмаган. Шулай ук автогигант профсоюзының үзәк аппараты җитәкче вафатыннан соң үзизоляция режимына китәчәкме-юкмы икәне дә билгеле булды. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Чаллыдагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфигуллина әйтте. «Без яңа коронавирус инфекциясен ачыклау маршруты буенча эш итәбез. Читать дальше...

Кукмараның мал табиблары терлекләрнең тоякларын дөрес итеп дәваларга өйрәнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмарада өч көн рәттән, 6-8 октябрь көннәрендә, терлекләрнең тоякларын тәрбияләү буенча өйрәнүләр узды. Әлеге чараны ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе Чувашстан белгечләре белән берлектә оештырган. Иң элек, Кукмараның мал табиблары мөгезле эре терлекләрнең аяк авырулары, аларның сәбәпләре, кисәтү турында мәгълүмат алган. Теория өлешендә, шулай ук, тоякларны ничек дөрес карау, тәрбияләү турында аңлатылган. ... Читать дальше...

"Православларга үрнәк булсын". Мәскәү татарлары Әгерҗедә кәшәнә төземәкче

Azatliq.org 

Мәскәү татарлары Штабы Әгерҗедә элекке чиркәү урынында кәшәнә (часовня) төзергә алынулары турында хәбәр иткәч, татар мөселманнары арасында бу төрле фикерләр уятты. Азатлык бу хакта Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән сөйләште.

Коръәнне башкорт телендә чыгару буенча әзерлек эшләре дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Айнур Биргалин «Китап» нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов һәм баш мөхәррир Зөлфия Карабаева белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.  Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте берничә ай дәвамында Коръәнне башкорт телендә чыгару эшен алып бара. Моның өчен Коръәнне татарча чыгарган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе өйрәнелгән. «Китап» нәшрияты Коръәнне башкорт телендә берничә ел чыгара икән инде. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларга: Сез дөньяны яхшырту өчен зур тырышлык куясыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашты. Парламент башлыгы активистларга волонтерлык эшчәнлегенә ихлас мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итү өчен сез зур көч куясыз. Сез ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә булышасыз. Күреп торабыз, „Җиңү волонтерлары“ — әләм дә, фирма стиле дә, кычкырып торган лозунглар да түгел. Сезнең эшчәнлек... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Парашютный Фестиваль «Небофест 2024» состоится 26 мая в Нижнем Новгороде


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина поднялась в мировом рейтинге


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о результатах мероприятий по защите экологии 





Путин в России и мире
Москва

Тема дня: Путин поручил выделить средства на развитие космической ядерной энергетики


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск: Дан старт очередному совместному космическому проекту




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленского выпороли ультиматумом: США жестко ответили на наглость и поучения Киева


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Мама Тимати поделилась милым видео с 10-летней Алисой — подписчиков смутила одна деталь



Москва

Для предпринимателей Подмосковья 18 апреля проведут вебинар по подбору сотрудников

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net