Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды
(Азнакай, 31 октябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Татарстанда хәрби һәйкәләрне цифрлаштыру тәмамланып килә. Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә. Аларның бердәм интерактив картасы «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында төзелә. «Яшь Гвардия», «Яшь армия» һәм «Җиңү волонтерлары» бергәләп Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәйкәлләр турында мәгълүмат туплыйлар. Архив мәгълүматлары буенча, республикада аларның саны 2,5 меңнән артык. Әлеге һәйкәлләр турында мәгълүматны Интернет челтәрендә «Мин хәтерлим» («Я помню») интерактив картасыннан табарга мөмкин булачак.