123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 31.10.2020

Иммунолог Covid-19 белән авыручының башкалар өчен йогышлы булу чоры турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Врач-иммунолог Владислав Жемчугов COVID-19 белән авыручының әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыру вакыты турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Башкаларга чир йоктыру вакытына килгәндә, ул дәваланудан һәм авыруның нинди формада булуыннан тора. Мин авыру белән элемтәдә булучыларга инкубация чорында (14 көн) битлек кияргә киңәш итәр идем. Икенчедән, кеше инкубация чоры дәвамында, ике атна, өч атна да авыруны йоктырырга мөмкин», дип аңлатты медицина хезмәткәре. Читать дальше...



Чаллы янында өлкән яшьтәге йөртүче машинасы белән юлдан төшеп китеп имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында өлкән яшьтәге йөртүче караңгыда машинасы белән юлдан кырга төшеп китеп имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде. Авария кичә кичке җиде тирәсендә Тукай районының Игенче авылы янында булган. Беренчел мәгълүмат буенча, «Жигули» белән идарә итүче 74 яшьлек ир-ат караңгыда идарә итә алмаган һәм юлдан кырга төшеп киткән. Анда автомобиль әйләнеп капланган. «Һәлакәттә йөртүченең башы җитди имгәнгән. Читать дальше...

Татарстанда көнбагыш уңышын җыю төгәлләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көнбагыш уңышын һәм бөртеккә кукуруз җыю төгәлләнә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республика вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт 98 процентка тәмамланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт 98,45 процентка тәмамланган. Төбәк Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика... Читать дальше...



Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә якыннарын һәм туганнарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары аларга бу фаҗигане кичерергә рухи көч һәм ныклык тели. Догаларыбыз моның иң яхшы чагылышы булыр. Раббыбыз һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала, барлык кешеләр дә авыруны контактлы юл белән йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ике кеше хастаханәдә, 41 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода. 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында 15 кеше авырый. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемдә дә 11 кешенең чир йоктыруы ачыкланган. Коронавирус... Читать дальше...

Миңнеханов Эрдоганга җир тетрәү белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Җир тетрәү аркасында кешеләр үлеме сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Измир провинциясендә җир тетрәү сәбәпле, кешеләр үлеме һәм биналар җимерелү белән бәйле кайгыгызны уртаклашам», — дигән Рөстәм Миңнеханов үз мөрәҗәгатендә. «Һәлак булучылар өчен тирән кайгы кичерәм, аларның туганнарына һәм якыннарына... Читать дальше...

Казан метросында хатын-кыз вагоннары җибәрергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казан метрополитенында хатын-кызлар өчен аерым вагоннар җибәрергә тәкъдим иттеләр. Шул хактагы петиция Change.org сайтында чыкты. Бу инициатива белән чыккан активистка сүзләренчә, идеяне гамәлгә ашыру Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычын киметү мөмкинлеге бирәчәк, чөнки хатын-кыз вагоннарында ханымнар имин социаль дистанция саклый алыр иде. «Хәзер ир-атлар аркасында бу мөмкин түгел, чөнки алар җәелеп утыралар, хатын-кызлар социаль дистанцияне бозып һәм чир... Читать дальше...

Кукмара полицейскийларына һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарада полицейскийларга пычак белән һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Кукмарада 16 яшьлек егет полиция бүлеген ягарга омтылган һәм полицейскийны пычак белән яралаган. Бу хәлдән соң яшүсмернең үги атасы Марат Җамалиевны тоткарлаганнар. Чыганак мәгълүматлары буенча, элек Җамалиев белән газүткәргечен шартлату эше буенча хөкем ителгән бер ир-ат та тоткарланган, соңгы вакытта ул аның кафесында эшләгән. Читать дальше...

Вирусолог Covid-19 мутацияләре «файдасы» турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус мутациясе кеше өчен файдалы, чөнки алар вирусны популяциягә җайлаштыра. Бу турыда вирусолог медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Вирус йомшара башлый — бу аның өчен отышлы. Ул Белоруссия, Россия һәм башка илләрдә дә килеп чыгарга мөмкин. Вирус яшәргә җайлы булган урында таралачак», — дип аңлатты ул. Белгеч сүзләренчә, Вирус үзгәрү аркасында, вакцина аңа каршы көрәшүдән туктаячак, дип куркырга кирәкми. Читать дальше...

Россиянең коронавирустан вакцинасы Бразилиядә теркәләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең коронавирустан беренче «Спутник V» вакцинасын Бразилиядә теркәячәкләр. Россиянең туры инвестицияләр фонды белән Бразилиянең Uniao Quimica Farmaceutica Nacional компанияләре тиешле документларны Бразилия Санитар күзәтчелек илкүләм агентлыгына җибәргәннәр. Бу турыда фонд җитәкчесе Кирилл Дмитриевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. «Россиянең туры инвестицияләр фонды белән Бразилиянең Uniao Quimica компаниясе Паран штаты хөкүмәте ярдәмендә теркәүгә документларны... Читать дальше...

Мәүлид бәйрәмендә «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев нәшид башкарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Кичә Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган кичә үтте. Тамашада Сәидә Мөхәммәтҗанова, Марсель Вәгыйзов, Ильяс Халиков, Гүзәлия, Салават-Гүзәлем Миңнехановлар, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнашты. Шулай ук тамашада Казанның «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев да бар иде.«Беренчедән, бу чара бик мөһим. Хәзер дөнья белән бәйле концертлар гына уза. Әле бу башы гына. Халык әкренләп ияләшә, мондый җыелышлар да кирәк. Киләчәктә бәйрәм акапелльно үтәр дип өметләнәбез», — диде ул. Читать дальше...

Балык Бистәсе районында балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылында балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Объектны республика бюджеты хисабына төзелгән. Бу турыда Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство хезмәткәрләре йомгаклау тикшерүе үткәрәчәк, анда проект документациясенең башкарылган төзелеш-монтаж эшләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Тикшерү вакытында янгын куркынычсызлыгы автомат системасы сынауларына һәм санитар нормалар таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирәләр. Читать дальше...

Алабуга районында 18 меңнән артык кеше грипптан прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Алабуга районына грипптан вакцинаның икенче партиясе кайтарылды. Җирле табиблар мәгълүматлары буенча, быел районда ике чорда грипптан 27 910 доза вакцина кайтарылган. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Хәзерге вакытта Алабуга районында 18 942 кеше прививка ясаткан, алар арасында 6 934 бала да бар. Прививка ясау өчен поликлиникага һәм аның филиалларына, Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиб амбулаторияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка бушлай, аны участок табибы яки фельдшер караганнан соң ясыйлар.

Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 31 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары ясыйлар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кармыш авылында мәйданчык өчен урын авыл мәдәният йорты бакчасында бүленгән. Якын көннәрдә биредә карусель, таучык, таган, эскәмияләр урнаштырылачак. Балалар өчен бу бүләк грант акчасына төзелә. Кармыш авыл җирлеге Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, территорияне төзекләндерүгә грант откан. Читать дальше...


Музыкальные новости
Желдорреммаш

В АО "Желдорреммаш" введен единый Стандарт системы неразрушающего контроля на производстве





Персональные новости
Игорь Маковский

Сотрудники «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» присоединились к Неделе популяризации донорства крови





Мамадыш районында кукуруздан рекордлы күләмдә уңыш алалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мамадышта Рифат Мотыйгуллин җәмгыяте быел кукуруз уңышы буенча рекорд куя. Бүген аның кырларында гектардан 104 центнер уңыш җыеп алалар. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Хәзерге вакытта «Нократ» бүлекчәсе кырларында комбайннар эшли. Монда кукурузның Ромвель, Родригес, Демогрин сортлары чәчелгән — алар барысы да гибридлар. Чәчү материалын «ТатАгрохимсервис» бирә. «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы берничә ел әлеге җәмгыять белән хезмәттәшлек итә. Аларның киңәшләре буенча... Читать дальше...

Чирмешән урманчылыгында бер тонна имән чикләвеге җыйганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин быел имән чикләвегенең уңуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, гадәттә имән биш елга бер генә тапкыр уңыш белән сөендерә. Бу хакта «Наш Черемшан» хәбәр итә. «Без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдык. Планлаштырылган 160 килограмм урынына бер тонна чикләвек җыйдылар, аларны иске питомникка утырттылар», — дип уртаклашты ул. Быел шулай ук киселгән урманның 40 гектар мәйданында чыршы, нарат, корычагач һәм карагай утыртылган. Читать дальше...

Түбән Камада кулланылган батарейкалар җыю пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада тотылган аккумулятор батарейкаларын җыю һәм утильләштерү буенча беренче кабул итү пункты ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «ЭкоСфера» проекты — куркыныч калдыклар белән эш итүне оештыруда заманча алым, Татарстан территориясендә «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе ярдәме белән «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруның пилот проекты. Билгеле булганча, аккумулятор батарейкаларында аеруча куркыныч матдәләр ... Читать дальше...

Сочида Олимпиада объектларын төзүчеләр Мамадышта спорт комплексын файдалануга тапшыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мамадышта универсаль спорт комплексы төзелү бер генә көнгә дә тукталмый — төзүчеләр ялларсыз һәм озынайтылган эш сменасы белән эшли. Объектның генераль подрядчысы сүзләренчә, бина хәзерге вакытта 85 процентка әзер. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Объектны ноябрь ахырында ачарга планлаштыралар — спорт комплексы районда иң зур спорт корылмаларының берсе булачак. Мамадышның төньяк өлешендә универсаль спорт залы төзелеше 2020 елның маенда башланган. Объектның генераль подрядчысы ... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Like FM – федеральный партнер релиза «Идеальная зависимость»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Полина Кудерметова проиграла Плишковой в первом круге турнира WTA в Руане


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае





Путин в России и мире
Москва

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джастин Бибер

Джастин Бибер раскачивал тапочки в суши-парке, и это атмосфера 4/20



Москва

Mamba: весной россияне активнее регистрируются в дейтинг-сервисах

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net