Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Камал театрында күренекле артист һәм педагог Илдар Хәйруллинны котладылар

0
Камал театрында күренекле артист һәм педагог Илдар Хәйруллинны котладылар

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле артист Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе Татарстан дәүләт театрларында эшләүче артистларны Камал театры залына җыйды. Кичә театрда Илдар Хәйруллинның 70 яшьлеге уңаеннан юбилярны зурладылар.

«Кеше хыялсыз яшәми. Кемдер тормыш мәгънәсен матди байлыкта, кемдер гаиләдә, кемдер мәхәббәттә, кемдер иҗатта күрә. Сез бөтен яктан килгән кеше. Сезнең гаиләдә — театр, театрда — гаилә. Иҗади тормышыгызда уңышлар телим», — диде Илдар Хәйруллинны котларга килгән мәдәният министры Ирада Әюпова. «Сез бүген „Исәнмесез!“ спектаклен уйнаячаксыз. Бу сорауга халкыбыз һәрвакыт „Без исән!“ дип җавап бирсен», — диде ул.

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова Илдар Хәйруллинның данлыклы Мыраубатыр образын искә төшерде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Илдар Хәйруллинның милләтпәрвар булуын искәртеп үтте. Татарлар яшәгән төбәкләрдә үткәрелгән бик күп мәдәни чараларда режиссер булганы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәхнәгә Илдар Хәйруллинның шәкерте буларак та чыкты. Ул остазына язучыларның кичәләрен үткәргәне өчен дә, татар әдәбияты белән һәрдаим танышып фикер әйткән кеше буларак та рәхмәт сүзләре әйтте. Илдар Хәйруллинны Гафури театры артистлары видеоязма аша сәламләделәр. Төрле театрларда эшләүче шәкертләре котларга чыгып зур сәхнәне тутырдылар.

Юбилярны котлау кичәсенә нигез итеп Илдар Хәйруллинның Татарстан телевидениесендә барган «Мыраубатыр» легендар сериалындагы төп роле нигез итеп алынган иде. Сәхнәгә Казан театр училищесы педагогының бүгенге студентлары да чыкты. Остазның Камал театрында эшләүче укучылары шигъри юллар белән котладылар.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең Илдар Хәйруллин белән туганнар булуы ачыклануын әйтте. Ике шәхеснең дә тамырлары Әтнә районының Бәрәскә авылына барып тоташа. «Бүген бер серне ачмакчы булам — без туганнар икән. 19 гасырда бабайлар туганлашкан булганнар. Мин бу туганлык белән горурланам», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Мин Илдар Хәйруллин тамашачы күңелендә Мыраубатыр образы белән генә калмас дип уйлыйм. Чөнки Илдар Хәйруллин бик тирән һәм бик җитди актер. Аның иң төп сыйфаты — җаваплылык. Ул репетициягә бер сәгать алдан килеп әзерләнә. Укыту да җаваплылык. Аның шәкертләре дә аерылып тора», — дип дәвам итте баш режиссер.

Илдар Хәйруллин кичә азагында финал сүзен әйтергә үз янәшәсенә хатыны Алсу Гайнуллинаны да чакырды. «Мин инде Галиябануның әтисен генә түгел, дәү әтисен уйнар яшькә җиткәнмен. Ә күңелнең нигәдер Хәлилне һәм Ромеоны уйныйсы килә. Ләкин дөньяга реаль карарга кирәк. Бүген миңа бераз ямансу да, залда әти-әнием утырмый, сәхнәдә укытучыларым юк», — диде ул.

«Сезон саен режиссерлар ике-өч роль биреп торсалар», - дип теләген дә белдерде юбиляр.

Котлаулардан соң тамашачыга Мансур Гыйләҗевның «Исәнмесез!» спектакле тәкъдим ителде. Режиссер — Фәрит Бикчәнтәев.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Развиваем систему здравоохранения


Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова обыграла Шнайдер на старте грунтового турнира WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24



Москва

Минск на майские праздники обогнал по популярности Москву и Сочи

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net