Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 18 меңнән артык очрагы ачыкланган
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 18 140 очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Россиядә эпидемия башланганнан бирле кичә коронавирус йоктыруның 18 меңнән артык очрагы ачыкланган.
Авыручыларның чиреге диярлек коронавирусны симптомсыз кичерә.
Барлык төбәкләрдә дә яңа очраклары ачыкланган. Мәскәүдә иң күбе — 4952 очрак, Санкт-Петербургта (854) һәм Мәскәү өлкәсендә (535), иң азы — Чечняда (14), Чукоткада (2) һәм Ненец автономияле округында (1) теркәлгән.
Бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар Чечняда, Татарстанда һәм Дагыстанда 0,5 процент кына арткан.