123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Төмән татарлары галимәсе Алтайда төрки халыкларның әдәби теле булмауга борчыла

0

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия фундаменталь фонды тикшеренүләре өчен грант алганнан соң, Төмән өлкәсе һәм Алтайның аз санлы төрки халыкларын өйрәнүгә багышланган фәнни эзләнү чаралары һәм экспедиция үткәрелгән. Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалы профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина бу халыкларның әдәби теле юкка чыга баруын ачыклаган. Бу хакта « Яңарыш » сайты яза.  Гүзәл Фәйзуллина сүзләренчә, Алтайның төрки телле халыклары төрле милли сөйләм телләрендә аралашалар. «Һәркайсының үз теле, әмма төп тел — үзләренең алтай әдәби теле юк. Күпчелеге рус телендә сөйләшә. Аз санлы халыкларның бетеп баруы кызганыч һәм аяныч хәл», — ди ул. Гүзәл Фәйзуллина бу халыкларның халык авыз иҗаты, җырлар, табышмакларында безнең татар теленнән кергән сүзләр дә булуын әйтә. «Алтайда төрки халыклар яшәгән төбәкләр бар. Аларның тамырлары бер — төрки тел. Себернең төрки телле халыклары бай мәдәниятле. Монда бихисап борынгы җырлар, бәйрәмнәр, йолалар булганын, аларның сакланганын күрдек», — ди Гүзәл Фәйзуллина.  Галимә сүзләренчө, җырларында, көйләрендә, риваятьләрендә Алтай халкы табигатькә, тауларына, яшәгән җирләренә мәдхия әйтә. Ә дингә килгәндә, Көнбатыш Себердә православие диненең йогынтысы Алтайда яшәүче халыклар өчен бик зур булган. «Элек көчле булган шаманлык хәзер яңадан торгызылганын да күрдек. Улаган районындагы шаман безгә дә чистарту, игелек китерү йоласын үткәрде», — дип сөйли ул.  «Көнбатыш Себер лингвомәдәниятенең этнокиңлеген реконструкцияләү» темасы буенча эш инде икенче ел алып барыла. Аз санлы төп халыкларның теле, мәдәнияте, милли бәйрәмнәре, йолалары, халык авыз иҗаты фәнни яктан өйрәнелә», — ди галимә. Былтыр Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автономияле округларында булганнар, быел Төмән өлкәсенең көньягы авылларыннан һәм 120ләп милләт вәкиле яшәгән Алтайдан мәгълүмат туплап кайтканнар. Грант буенча фәнни эзләнүләр дәвам итәчәк. Галимә, шулай ук Кемерово, Новосибирск, Красноярск, Курган өлкәләрендә тикшерүләр уздырырга җыена. Әлегә тупланган материалларны галимнәр өйрәнә һәм алар рус теленә тәрҗемә ителә. Көнбатыш Себердә яшәүче аз санлы халыклар турындагы фәнни эзләнүләргә йомгак ясалганнан соң, фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк, дп яза Римма Умитбаева.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: В Москве выберут лучший реализованный проект в области строительства


Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Медведев вышел в полуфинал турнира в Майами, обыграв Харри


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошла эковыставка Hydrate The World





Путин в России и мире
Москва

Москва готовится к ракетным ударам по аэродромам НАТО?


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фредди Меркьюри

Амигуруми: как связать Фредди Меркьюри крючком (узор и схема)



Москва

Юрист Дмитриева рассказала, можно ли исключить из завещания безответственных родителей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net