Песошин Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Бу турыда указга бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйды. «Фәрит Хәнифов ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны башкарырга әзер булуын әйтте», диелә хәбәрдә.