Камал театры артистлары Алабугага экскурсиягә барган
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, 4 октябрьдә, Камал театры коллективы Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында экскурсиядә булган. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алар «Алабуга шәһәрлеге» тарихи-археологик музей комплексын, Марина Цветаеваның әдәби музеен һәм искә алу йортын, Надежда Дурованың музей-утарын, Иван Шишкинның мемориаль һәм «Портомойня» музейларын һ.б караган.
«Мондый чаралар үткәрү коллективны тагын да бердәм итә, эшчәнлекне арттыра», диелә бу хәбәрдә.