Путин Россиядә Covid тан масскакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачагына өметләнә
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне коронавирустан массакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачак, дип өметләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Бу вакцина барлык төбәкләргә дә килде. Ел ахырында массакүләм вакциналаштыруга керешербез дип өметләнәм», - диде ул, пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында. «Бу вакцинаны алган беренче партнерыбыз - Белоруссия», - дип өстәде Президент.