Чиләбедә Тукай һәйкәле өчен акча җыюда катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов татар җәмәгатьчелеге активистларына Мактау грамоталары тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чиләбе шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә акча җыюда катнашканы өчен Чиләбенең татар җәмәгатьчелеге активисты, пенсионер Илгиз Рәүпов һәм шагыйрь, язучы, Чибәркүл татар җәмгыяте активисты Нурислам Айбулатов Татарстан Республикасының Даими вәкиллегенең Мактау грамоталарына лаек булды, диелә бу хәбәрдә.