Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Тәмугта үлектән аккан су эчертәчәкләр — «Шәһри Казан»

0

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Җәһәннәмгә кеше үз теләге белән керә. Намаз укырга икәнен белә — укымый, ураза тотасы килми… Үзен утка ата. Тәмугтагы ут исә дөнья утыннан җитмеш мең тапкырга кайнаррак булыр. Кыямәт көнендә без барыбыз да сират күпере аша чыгачакбыз. Чәч бөртегеннән дә нечкә, пычак йөзеннән дә үткен булган сират күпере аша ничек үтәсебезне күз алдына да китереп булмый. Әмма ничек кенә куркытса да, ул котылгысыз.  «Туган авылым» мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛИН  безгә сират күпере турында шактый кызыклы мәгълүматлар бирде. «Әл-Кәһф» сүрәсенең 47нче аятендә кыямәт көнендә таулар-ташлар йон кебек тетелеп, җир тип-тигез булып калыр, диелә. Елга-күлләр дә, урманнар да, без күреп күнеккән биналар да булмаячак. Барысы да җир белән тигезләнәчәк һәм ул бер ак диск формасына киләчәк. Шуннан соң кешеләр каберләреннән кубарыла. Җаннары очып килеп, һәрберсе үз тәннәренә керәчәк. Бу дөньяда нинди тормыш алып барганын карап, кешеләр төрле кыяфәттә кубарыла. Ике хатынга өйләнеп, аларга карата гадел мөнәсәбәт күрсәтмәүченең бер ягы зәгыйфь булыр, тәкәббер кеше кырмыска зурлыгында күренер, кемдер сукыр, кемдер аксак булып торгызылыр. Хисап көненә кадәр илле мең ел мәхшәр мәйданында басып торачакбыз. Кояш якынлашканнан-якынлаша барып, эсседән халык тирли, алар күлләвек булып җыелып торачак. Гөнаһының күплегенә карап, кемнеңдер тубыгыннан, кемнеңдер тезеннән, ә кемнеңдер муеныннан була. Кемдер бөтенләй батып торачак. Шул сәбәпле хисапның да тизрәк башлануын тели алар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Аллаһтан хисап башлавын сорагач, кешеләргә гамәл дәфтәрләрен китерәләр. Берәүләргә аны — уң, икенчеләргә — сул ягыннан бирәчәкләр. Соңгыларының гөнаһлары күбрәк булганга сул яктан тоттыралар.  Кыямәт көнендә кешедән иң элек нәрсә соралачак? Намазы турында. Бу сорауга җавабы булган кешегә калган сорауларга җавап бирү җиңел булачак, ди Пәйгамбәребез. Аларга җавап биргәннән соң, сират күпере аша чыгасы була. Сират сүзе үзе үк күпер дип тәрҗемә ителә. Без исә, бик үк дөрес булмаса да, сират сүзен дә, күперен дә кулланабыз. Сират тәмуг өстеннән салынган һәм аның икенче башында җәннәт ишекләре тора. Озынлыгы — өч мең чакрым. Безнеңчәме, кыямәт көнендәге үлчәү берәмлеге буенчамы икәне билгесез, чөнки мәхшәр мәйданында бер көн мең ел булып санала. Ул күпер туры гына түгел. Бер мең чакрымы тауга менгән, мең чакрымы тигез өслектән барган, калган бер меңе таудан төшкән кебек була. Аннан иң беренче булып кем үтәчәк? Сиратка иң элек Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) һәм аның өммәте керә. Алардан соң башка пәйгамбәрләр, рәсүл һәм нәби булган пәйгамбәрләр үтә. Аннары яхшы гамәлләре күп булганнар кертелә. Кемдер сиратны яшен тизлегендә, кемдер чабып барган ат кебек үтәчәк. Кемдер йөгереп, кемдер атлап кына бара. Вакыт ягыннан да төрлечә була, берсе йөз ел эчендә, икенчесе мең ел үтә. Күперне узганда иманлы кешеләргә юлны үзләреннән чыккан нур яктыртып торачак. Хәтта аларга тәмуг та, тизрәк узыгыз, үз нурыгыз белән утымны суытасыз дип әйтер, ди. Монафыйкларның исә нурлары ярты юлда сүнәчәк һәм алар тәмуг төбенә төшеп китеп, иң кайнар урынында мәңгегә калачак. Гөнаһлары күп булган мөселманнар да сират күперен чыга алмыйча төшеп китә. Әмма гөнаһлары яндырылып бетерелгәч, тәмугтан чыгарылалар. Сират күперен уза алганнар туп-туры җәннәткә эләгәме? Сират күпереннән үткән вакытта да сораулар бирелә, анда тукталышлар да булачак әле. Иң беренче иман турында сораячаклар. Икенчесе — намаз уку, өченчесе — зәкят түләү, дүртенчесе — ураза тоту, бишенчесе — хаҗ, алтынчысы — әти-әнигә буйсыну, туганлыкның кадерен белү, ә җиденчесе — тәһарәтле килеш йөрү турында. Аларга җавап бирә алмаган кеше тәмугка төшеп китә. Бер караганда гап-гади сораулар болар. Кызганыч, арабызда шул җидесенең берсен генә булса да үтәргә авырсынучылар бар. Күперне чыккач, алар каршында ике чишмә пәйда була. Берсендә юынып чистарыналар, икенчесеннән су алып эчәләр. Шуннан җәннәткә кертелә башлыйлар. Җәннәт ишекләре берничә була һәм кая керәсе кешенең дәрәҗәсенә карап билгеләнеләчәк. Яхшы гамәлләре күбрәк булганнарның урыны биектәрәк була. Иң зур дәрәҗә Пәйгамбәребез (с.г.с.)гә бирелә. Җәннәтнең иң биек баскычы «әл-вәсилә» дип атала, анда Мөхәммәд пәйгамбәр берүзе керәчәк. Безнең өчен иң югары дәрәҗә — җәннәтнең фирдәвес дигән бакчасы. Җәннәт ишекләре бик күп, аларның төгәл саны да билгеле түгел, чөнки җәннәт үзе сигез каттан тора. Сират күперен чыкканда бер-береңә булышу булачакмы? Анысы Пәйгамбәребез шәфәгате дип атала. Кайбер галимнәр әйтүенчә, Пәйгамбәребез үзенең өммәтен бер корабль сымак әйбергә утыртып алып чыгачак. Кул биреп булышу, күтәреп алып чыгу, арттан этеп барулар булмый. Хәзрәт, сират күперен ничек тиз һәм җиңел үтәргә? Бу дөньяда ук хәстәрен күрә башларгадыр бит? Иң беренче чиратта мөселман булырга тиешсең. Мөселман булгач, Аллаһ кушканнарны үтәү, Ул тыйганнардан тыелу шарт. Татар кешесе үзен мөселман дип саный, әмма динне тотмый. Елга ике тапкыр гает намазына барып кайту, Коръән ашы үткәрү әле ул диндә булу дигән сүз түгел. Бу дөньяда юлы тар булган кеше өчен сират күпере киң, киресенчә юлы иркен булганга тар күренәчәк, ягъни гөнаһы күп булганга күпер таррак була. Тәмуг турында да сөйләгез әле. Ул чынлап та шулай куркынычмы? Җәһәннәмгә кеше үз теләге белән керә. Аны анда беркем дә мәҗбүриләп атмый. Намаз укырга икәнен белә — укымый, ураза тотасы килми, зәкят түлисе килми, гөнаһлардан тыелмый. Ул үз юлын үзе сайлый, үзен утка ата. Тәмугтагы ут исә дөнья утыннан җитмеш мең тапкырга кайнаррак. Анда үлем булмый, моның кадәр кайнарлыктан кеше тиз генә үлеп китә дип уйларга кирәкми, газабы озакка сузылачак. Тиресе янып беткәч, Аллаһы Тәгалә тагын бер кат тиресен үстерә, аны кабат яндыралар. Газап күбрәк булсын өчен, кеше тәмугта зурая. Бер хәдистә әйтелгәнчә, бер иңбашынан алып икенче иңбашына кадәр атлы кеше өч көн барыр, ә теше тау зурлыгында булыр, ди. Ашыйсы килгән кешегә зәккум агачының бик ачы һәм энәле җимешен бирәләр. Аны йотып булмаячак, тамакта тыгылып калачак. Эчәсе килгән кешегә үлектән аккан су бирәләр. Анда шулай ук чаяннар, еланнар була, алар кешене килеп чагып китәчәк. Ә беркая кача да алмыйсың, җәһәннәмне унтугыз фәрештә саклый. Шушы хәлгә дучар булмас өчен, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, шайтан ялганына бирешмичә яшәргә тиешбез.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Искусственный интеллект станет базовой медицинской технологией в Москве


Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Медведев остался лучшим среди россиян в обновлённом рейтинге ATP, Рублёв — восьмой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Москвичам назвали пять мест, где можно полюбоваться цветущей сакурой





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко: на территории Польши и Прибалтики готовят атаки на восток




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге



Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net