Болгарда фронтовик-артиллеристларга һәйкәл ачылачак
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Болгар кадет интернат-мәктәбендә фронтовик-артиллеристлар истәлегенә багышланган яңа монумент урнаштыру өчен мәйданчык әзерлиләр. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Һәйкәлне уку йорты ишегалдында урнаштырачаклар. Хәзер аның өчен аерым мәйданчык әзерлиләр. Соңрак аңа 1942 елгы дивизион корал макеты урнаштырылачак. «Анда 1942 елгы үрнәктәге дивизион (Павел Алексеевич Карпов командир булган) туп макеты куелгач, һәйкәл ачылачак», — дип хәбәр итә басма.