Татарстан Президенты Идел буеның яңа транспорт прокуроры белән очрашты
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буеның яңа транспорт прокуроры Дмитрий Конош белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар транспортта һәм транспорт инфраструктурасы объектларында иминлекне тәэмин итү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Дмитрий Конош быелның 30 июнендә Идел буе транспорт прокуроры вазифасына билгеләнде. Аңа кадәр ул Төньяк-Көнбатыш транспорт прокурорының беренче урынбасары иде.