Аксубай хезмәтчәннәре Казанда ярминкәдә 2,6 миллион сумлык товар саткан
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районы фермерлары узган шимбәдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 2,6 миллион сумлык товар саткан. Бу турыда «Сельская новь» газетасы яза. Фермерлар, шәхси ярдәмчел хуҗалык вәкилләре, эшмәкәрләр агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе катнашкан. Алар 23 сәүдә ноктасында сату иткән. Аксубай фермерлары Каазнга азык-төлек товарларының бай ассортиментын алып килгән. Сатуга яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ит һәм сөт продуктлары алып килгәннәр. Шәһәр халкы бер мәйданчыкта кулай бәядән сыйфатлы продукция сатып алды. 12 сентябрьдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр үткәреләчәк.