Россиядә коронавируска каршы көрәшүче табибларга түләү системасы яңартыла
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ноябрьдән башлап коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләүче медикларга түләүләр системасы үзгәрәчәк. Хәзер аңа күчү өчен документлар әзерләнә. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Медицина хезмәткәрләренә барлык түләүләр дә төбәкләргә вакытында килә, дип сөйләде министр. «Барлык түләүләр дә төбәкләргә үз вакытында күчерелә. Хөкүмәт бу мәсьәләне контрольдә тота», — дип уртаклашты Михаил Мурашко. Аның мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле Федерация субъектларына коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә 300 миллиард сумга якын акча җибәрелгән. Бу акчаларга ковид-пациентлар өчен койкалар фонды формалаштырылган, медицина хезмәткәрләренә түләүләр башкарылган, ашыгыч ярдәм машиналары кайтарылган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә Covid-19 пандемиясе чорында медиклар хезмәтенә истәлекле 25 сумлык тәңкәне багышлаганнар. Аның тиражы 5 миллион данә тәшкил итәчәк.