Россиядә коронавирустан икенче вакцинаны теркәделәр
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан икенче вакцина теркәлде. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән чираттагы киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин сөйләде. «Новосибирскиның «Вектор» үзәге бүген коронавируска каршы Россиянең икенче вакцинасын — «ЭпиВакКорон»ны теркәде», — дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат хезмәте. Вакцина вирус фрагментлары — синтетик пептид антиген булу белән аерылып тора. Препарат иммун реакциясен булдырып, алга таба иммунитет булдырырга ярдәм итә. Препаратны беренчеләрдән клиник сынауларда катнашучылар кулланып караячак. Шулай ук үзәк белгечләре 60 яшьтән өлкәнрәк 150 кеше арасында аерым клиник тикшеренү уздырачак.