Татарстанда җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Моннан тыш, көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булачак. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус җылы, көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.