Песошинга Татарстан районнарында электр подстанциясен төзекләндерү турында сөйләделәр
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның I яртыеллыгында электр белән тәэмин итә торган 2,2 меңнән артык яңа объект сафка бастырылды, шул исәптән дүрт электроподстанция яңартылды. Бу хакта «Сетевая компания» Директорлар советы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хәбәр иттеләр. Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта электр белән тәэмин итүнең ышанычлылык күрсәткечләре, шулай ук республика кулланучыларына электр энергиясен тапшыру турындагы мәгълүматлар каралды. «Яшел Үзән (ПС 220), Югары Ослан (ПС 110), Куралово-Печищи (ВЛ 35 кВ ), Идел буе (ПС 110кВ), Узловая-Исмагилово (ВЛ 110) подстанцияләре төзекләндерелгән», — диелгән хәбәрдә. Беренче яртыеллыкта электр энергиясе белән тәэмин итү объектлары төзелеше һәм реконструкция өчен 3,7 миллиард сум сарыф ителгән.