Сабада тугыз балалы гаилә ике фатир ачкычы алды
(Саба, 14 октябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Байлар Сабасында куанычлы вакыйга булды. Социаль ипотека һәм арендалы торак программасында катнашучыларга «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 27 гаиләгә исәпләнгән йорттан фатир ачкычлары бирелде. Иң беренче итеп 9 бала үстерүче Сәгыйтовлар ике фатирга ачкыч алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ә символик ачкычны подрядчы оешмадан йортның булачак старостасы Алмаз Мәүлин кабул итеп алды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Президент кайгыртуы белән Татарстанда барлык социаль программнар да үтәлә, халыкны яшәү урынлы итүгә зур игътибар бирелә. «Коронавирус күп эштән тыелдырса да, программаларның берсе дә тукталмады. Алар киләсе елда да дәвам итәчәк. Республикабызның табышыннан авыл районнарына зур финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен дәүләтебезгә сезнең исемнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Районда төзелешләрнең күпчелеген алып барган «Ак таш» оешмасы төзүчеләренә дә зур рәхмәт. Әлбәттә, рәхмәтнең иң зурысы, балалар үстерүче яшь гаиләләргә. Сез булмасагыз, йортлар да төзелмәс, балалар бакчаларына да ихтыяҗ тумас иде», — диде район башлыгы. Фатир ачкычы иң беренче итеп Сабадан Сәгыйтовлар гаиләсенә тапшырылды. Бер генә дә түгел, ә ике ачкыч. Сәгыйтовлар хәзерге вакытта районда иң ишле гаилә булып танылды. Гөлнара һәм Фәргать 9 бала үстерәләр, иң кечкенәсе Азимуратка–3, иң олысына 26 яшь. «Моңарчы яшәгән йортыбыз кечкенәрәк иде. Хәзер берьюлы өч һәм ике бүлмәле фатирлы булдык. Балаларыбызның алтысы кечкенә яшьтә әле. Инде үзләренең гаилә корыр вакыты җиткән балаларыбыз да бар. Аларга аерым фатир алу бик вакытлы булды. Безгә зур игътибар күрсәткәннәре өчен республика, районыбыз җитәкчеләренә рәхмәттән башка сүзебез юк. Куанып-шатланып яшисе дә, яшисе генә», — диде Гөлнара ханым. Әлеге йорттан Саба үзәк хастаханәсенә эшкә кайткан яшь белгечләр дә фатир алды. Фатир алган көрәшче егетебез Эдуард Җәләлиев та Татарстан Дәүләт торак фонды сайтыннан торакның кайчан файдалануга тапшырылачагы белән гел кызыксынып торган. Тынычлык урамындагы йорт Татарстан Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына сафка баскан. 2005-2019 елларда Дәүләт торак фонды ярдәме белән районда 165,7 мең квадрат метрлы йортлар файдалануга тапшырылды, бу 1909 гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде.