КФУ профессоры Казанда әбиләр чуагы төгәлләнү вакытын фаразлады
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрьдән соң Казанда температура төшү һәм явым-төшемнәр фаразлана. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте. Профессор әйтүенчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы көннәрдә Казанда уңайлы, октябрь өчен гадәти булмаган һава торышы сакланачак. Бу атнада иң җылы көн чәршәмбе булачак: төнлә һава температурасы 7, ә көндез 18 градуска кадәр җылыначак. «Бездә элеккечә антициклон хакимлек итә. Без аның көнбатыш өлешендә, агымдагы ай өчен югары төнге температуралар югары булган уңайлы һава торышы күзәтелә. Шулай ук көньяк җилләре дә тәэсир итә», — диде Юрий Переведенцев. Аның сүзләренчә, бу атнада уртача тәүлеклек температуралар климатик нормадан ике тапкырга югарырак булачак.