Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны туксанга җитте
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «12 октябрьгә Татарстанда коронавирустан вафат булуның 90 очрагы теркәлде», — диелә хәбәрдә. Казанда яшәүче 1946 елгы ир-ат ике яклы пневмония диагнозы белән Республика клиник инфекцион хастаханәсенә китерелгән була. Пациентның хәле хроник авырулар кискенләшү аркасында катлауланган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыклаганнар. 1945 елгы хатын-кызны ике яклы пневмония диагнозы белән Тукай районы үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр. Дәвалау нәтиҗә бирмәгән, Covid-19 вирусы булуны лаборатор тикшеренүләр раслаган.