Ата-аналарны чыгарылыш имтиханнары турында бөтенроссия очрашуына чакыралар
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»).19 октябрьдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музеав әти-әниләр белән бөтенроссия очрашуы уздырачак. Киләсе елда булачак Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру турында сорауларны Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә җибәрә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
«Очрашуда Рособрнадзор башлыгы һәм ведомство белгечләре 2020-2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен, Бөтенроссия тикшерү эшләрен, PISA стандартлары буенча Россия мәктәпләрендә тикшеренүләрне оештыру һәм уздыруга, шулай ук башка актуаль темаларга багышланган сорауларга җавап бирәчәк», — диелә хәбәрдә.
Сорауларны «ВКонтакте» социаль челтәрендә язарга, шулай ук ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына юлларга була.
Сораулар язмача һәм видеомөрәҗәгать формасында кабул ителә. Очрашуда иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар яңгыраячак. Моннан тыш, төбәкләрдән турыдан-туры кушылулар да планлаштырылган.