Легендар табиб Татьяна Емелина вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Татарстанның атказанган табибы Татьяна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. Ул мәрхүмәнең сеңлесе Анна Емелина исеменә телеграмма юллаган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Институт эскәмиясеннән үк хәрби-кыр хирургы буларак фронтка китеп, Татьяна Андреевна йөзләгән кешене коткарды, ә соңрак туган республикасының сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерүдә фидакарь хезмәт куйды», — диелә телеграммада.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татьяна Емелина тиңдәшсез шәхси батырлык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге булды, шулай ук үзен яраткан эшендә уңышка ирешә алды.
«Татьяна Андреевнаны белгән кешеләр аны чын ватанпәрвәр һәм искиткеч профессионал, тормышны һәм кешеләрне ихлас яраткан игелекле һәм зыялы хатын-кыз буларак хәтердә калдырачак. Мондый шәхесләр — безнең республиканың горурлыгы», — диде Татарстан Президенты.