Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак өчен Татарстанга 20 млн сум бүлеп бирелә
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен Россия хөкүмәте 20 млн сум акча бирәчәк. Бу максатларда Россия төбәкләренә барлыгы 1 млрд сум каралган. Әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан.
«Татарстан Республикасына — 20169,3 мең сум», — диелгән документта.
Иң күп сумма Санкт-Петербургка (134812,7 мең сум), Ростов өлкәсенә (103006,5 мең сум), шулай ук Башкортстанга (100173,9 мең сум) биреләчәк. Гомуми сумма — 1,046 млрд.
Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, өстәмә акчалар исәпкә баскан 607 ветеранга яңа йортка күченергә ярдәм итәчәк.
Ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен 2020 елның апрелендә 350 млн бирелгән булган. Бу акчалар ярдәмендә 200дән күбрәк кеше яңа йортлы булды.