Түбән Новгород өлкәсендә автобус тукталышында атышта өч кеше һәлак булган
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Новгород янында автобус тукталышында атышта өч кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Фаҗига бүген, Большеорловский бистәсендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, билгесез яшь егет автобус тукталышына аткан. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак булган, тагын өч кеше яраланган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.
Матбугатта чыккан мәгълүматларга караганда, атышны 18 яшьлек егет оештырган. Җинаятьченең үзе белән рюкзагы һәм коралы булган. Атучыны эзлиләр, ул якындагы урманга качкан булырга мөмкин дип фаразлана.