Түбән Камада «Милләтләр кроссы»нда 8 мең кеше катнашты
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бу ялларда Түбән Кама унөченче тапкыр «Милләтләр кроссы» бөтенроссия акциясенә кушылды. Шәһәр һәм районның 8 меңнән артык кешесе дистанциягә чыкты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шартлар чикле булуга карамастан, массакүләм йөгерешләрдә катнашырга теләүчеләр саны кимемәде. 11 октябрьдә исә Түбән Камада йөгерергә яратучылар Казан марафонында катнаштылар, алар 21 һәм 42 км ераклыкка йөгерделәр.