Чаллы Җәмигъ мәчетенең зур манараларын төзи башладылар
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда Җәмигъ мәчетендә ике зур манараны төзергә керештеләр. Бу ике манарага мең кубометрдан артык бетон файдаланылачак. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, ике кечкенә гөмбәзгә дә заказ бирелгән. Гомумән алганда, проект буенча алар бишәү була — 19 метр диаметрлы үзәк гөмбәз, ике урта (тугызар метр), ике кече (5,3 әр метр). Алар ачык яшел төстәге патинировкалы бакыр белән капланачак. Гөмбәзләрне 2022 елның язына урнаштырырга җыеналар. Шулай ук мәчет өчен витраж дизайны эшләнә. Аларны «Татпроф» компаниясе куячак. Бүгенге көндә төзүчеләр мәчетнең ике флигелендә түбә ябуны төгәлләде. Аның гомуми мәйданы 960 кв. метр булган. Төп эшләргә килгәндә, 2 мең кубометр стенаның 1,6 мең кубометры кирпечтән салынган. Төзүчеләр 400 кубометрын киләсе елга салып бетерәчәк. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм иткән хәйриячеләрнең исемнәре ташка язылачак.