Казан федераль университет янындагы «таба»ның эскәмияләрен яңарталар
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан федераль университетының төп бинасы каршындагы дугасыман урындыклы «таба»ны төзекләндерә башладылар. Шул сәбәпле, эскәмияләрне сүткәннәр.
Кремль урамындагы «таба» җәмәгать киңлеге күптән түгел Казан университеты карамагына тапшырылды. Хәзер анда планлаштырылган ремонт эшләре кысаларында эскәмияләрне алыштыралар», - диделәр югары уку йортының матбугат хезмәтендә
Әмма төзекләндерү эшләре аның белән генә тәмамланмый, ә дәвам итәчәк.