Башкорстанда «Идел» татар һәм башкорт җыры фестиваленә гаризалар кабул ителә
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»).1 октябрьгә кадәр «Идел» татар һәм башкорт җыры халыкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү бара.
Проектта югары һәм урта махсус уку йортларының сәнгать бүлеген тәмамлаучылар һәм студентлар башкорт яисә татар телендә җыр башкарып катнаша ала. Өч яшьтән алып унбиш яшьлек балалар өчен махсус номинация бар. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте.
Катнашкан өчен оештыру кертеме таләп ителми. Анкета тутырып, югары сыйфатлы аудио- һәм видеофайлларны idelfestival@gmail.com. электрон почтасына юлларга кирәк.
Узган ел проект үзенең ун еллыгын билгеләп үтте. Жюри составында Татарстанның һәм Башкортстанның сәнгать әһелләре — Идрис Газиев, Флюра Кильдиярова, Зилә Сөнгатуллина, Илһам Вәлиев, Урал Иделбаев, Наилә Йосыпова.
Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Зилия Бәхтиева, Айгиз Ханов, Айгел Әхмәтшина, Рафис Сирусин һәм башкалар төрле елларда «Идел» фестиваленең лауреатлары булган иде.