Татарстан Дәүләт торак фонды республика территорияләрен комплекслы үстерүдә катнаша
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Хөкүмәте Республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын регионның территорияләрен комплекслы үстерү карарын гамәлгә кую эшенә вәкаләтле итте. Фондка 30 көн эчендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә куючы затлар белән хезмәттәшлек итү регламентын эшләргә киңәш ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карарында әйтелә. Территорияләрне комплекслы үстерүнең бердәм механизмы узган ел ахырында кабул ителгән «Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше Кодексына һәм территорияләрне комплекслы үстерүне тәэмин итү максатыннан Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон белән билгеләнгән. Ул территорияләрне комплекслы үстерү, авария хәлендәге һәм адреслы программалар нигезендә сүтелергә яки реконструкция узарга тиешле йортларда яшәүчеләрне күчерү механизмнары институтын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Территорияләрне комплекслы үстерү механизмы шәһәрләрдәге торак биналарны яңарту, уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру, гражданнарның торак хәлләрен яхшыртуга булышлык итәргә тиеш. Территорияләрне комплекслы үстерү — Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәр Россияне үстерүнең милли максатлары турында»гы указы белән билгеләнгән Россия Федерациясен үстерүнең милли максатларына ирешү механизмнарының берсе.