Әлки районы үзәгендә пляж зонасы төзеләчәк
(Әлки, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районында Актай ярларын ныгыту, төбен тирәнәйтү, тирә-ягын тәртипкә китерү мәсьәләсе гел күтәрелә килде. Һәм ниһаять быел сүздән эшкә күчтеләр: республиканың «Татмелиоводострой» җәмгыяте көчле техника ярдәмендә Актай ярларын ныгытуга кереште. «Елганың буадан Үзәк Усадьбага кадәр өлешен төзекләндерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Быелга план буенча ярларны карт агачлардан, куе үскән куаклыклардан чистарту, елганың төбеннән ләмне чыгару, ярларны сөзекләндереп, аларны таш белән ныгыту эшләре каралган», — дип аңлатты район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова. Аның әйтүенчә, быел мондый эшләр 2225 метр озынлыктагы территориядә башкарылачак. Елга киңәячәк — урыны-урыны белән ул 6-7 метрга җитәчәк. Тирәнлеге дә 0,6 метрдан 3 метргача булачак. Үзгәрешләр Актайның алда күрсәтелгән акваториясенә тулысынча кагыла. Шул исәптән сазлыкның бер өлешен алып торган, су өслеге 8500 квадрат метр тәшкил иткән күлне, 443 метрлы мелиорация каналын да читләтеп үтмәячәкләр — алар да чистартылып, тәртипкә китереләчәк. «Республика премьер-министры янына елганы тәртипкә китерү турындагы мәсьәләне күтәреп өч елга якын йөрдек. Һәм, бу тырышлыгыбыз бушка китмәде — безгә Татарстан бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Зур күпердән ерак түгел пляж зонасы төзеләчәк. Пляждан кала зур булмаган кафе, автомобильләр кую урыны, юллар да төзергә исәп. Шуның өстенә Маклашевка күпереннән ерак түгел чишмә дә төзекләндереләчәк», — диде Базарлы Матак авылы җыенында район башлыгы Александр Никошин. Бүгенгә Актай тирәсендә кызу эш кайный. Көчле тракторлар ярларны киңәйтә, ныгыта, «КамАЗ”лар чүп-чарны читкә ташый. Казанның «Яшел шәһәр» җәмгыяте эшчеләре һәр кояшлы коры көннән файдаланып (тракторчылар кояш белән эш башлыйлар, караңгы төшкәндә генә тукталалар) мөмкин кадәр күбрәк эш күләме башкарып өлгерергә тырыша.