Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Самарада «Татар шигърияте көннәре» очрашуы «Яктылык» мәктәбендә булды

0
Самарада «Татар шигърияте көннәре» очрашуы «Яктылык» мәктәбендә булды

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Август азагында узган «Татар шигърияте көннәре» чарасы турында Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында журналист Эльмира Сәйфуллинаның язмасы чыкты. Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителгән иде. Ел агымында Татарстан ярдәме белән төбәкләрдә туган телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә багышланган төрле чаралар үткәрелеп килә. Менә 16 августта башланган «Татар шигърияте көннәре» дә шундый чараларның берсе. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган. «Татар шигърияте көннәре» кысаларында язучылар һәм музей хезмәткәрләреннән торган әдәби-тарихи десант, Башкортостан Республикасы, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре аша үтеп, Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен Татарстанның сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашулар үткәрә, күргәзмәләр оештыра, яңа гына дөнья күргән милли басмалар, әдәби әсәрләр белән таныштыра. «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең беренче әдәби кичәсе Яр Чаллыда үткән булса, 30 августта экспедиция инде Самарага да килеп җитте. Алар белән очрашу «Яктылык» татар мәктәбендә узды. Кызганычка, пандемия керткән чикләүләр аркасында, очрашуга кеше күп килә алмады.

Чараны «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең оештыру комитеты вәкиле, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның Язучылар берлеге вәкиле, «Идел-Урал» хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов (ул Рәкит Аллабирде псевдонимы астында да билгеле) ачып җибәрде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевтан ялкынлы сәламнәр тапшырды, милләттәшлек җепләрен, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәгәнлектән көчле халык булуыбызны билгеләп үтте. Күпмилләтле дәүләттә татарларның башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе, күршеләргә карата ихтирамлы булуы милләтебезне тәрбияле һәм укымышлы итеп күрсәтә, дип ассызыклады шагыйрь. — Самара татарларының телебезне, гореф-гадәтләребезне, динне саклау юнәлешендә башкарган эшләре башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә үрнәк булып тора. Сезнең өлкәдә эшләп килүче татар иҗтимагый оешмаларының активлыгы сокландыра. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанабыз һәм, кирәк булса, Татарстан да сезгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, — дип сөйләде Рәкит әфәнде. — Үз чиратымда үземә якын булган әдәбият юнәлешендә ярдәм тәкъдим итә алам. Әлеге экспедиция маршруты буенча узганда һәрбер төбәктә шигърият сөюче милләттәшләребезне очратабыз. Язган шигырьләрен безгә биреп җибәрүчеләр дә байтак. Шуңа күрә, проект тәмамланганнан соң, төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар иҗат иткән шигырьләрне туплап, җыентык итеп бастырып чыгарырга ниятлибез. Самара татарларының иҗат җимешләре дә анда лаеклы урын алыр, дип өметләнәм. Сезнең белән танышу безнең өчен бик әһәмиятле һәм бүгенге очрашуыбыз сезнең өчен дә файдалы булыр, дип ышанып калабыз. Филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең энциклопедик фәннәре академиясе академигы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреаты Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов та үзенең чыгышында Самарада уңышлы гына эшләп килгән татар оешмаларын мактап телгә алды, аларның телебезне, милләтебезне саклау эшенә керткән хезмәтләрен барлаудан башлады. — Мин 30 ел дәвамында Яр Чаллы педагогия университетында «Борынгы татар әдәбияты» фәнен укытам. Шунлыктан, туган телне саклауда, бала күңелендә ана теленә карата мәхәббәт уятуда укытучы иң мөһим рольне уйный, дип төгәл әйтә алам. Бүгенге көндә татарлар сан буенча руслардан соң икенче урында тора. Киләчәктә дә бу урынны югалтмаска иде. Булачак җанисәп турында барыбыз да беләбез. Анкеталарда милләтебездән оялмаска, киресенчә, горурлык белән үзебезне татар дип атарга өндим. Бу мәгълүматны ата-аналарга һәм балаларга укытучылар җиткерергә тиеш, дип уйлыйм.

Самара өлкәсе татар әдәбиятына күпсанлы талантлы шәхесләр үстереп биргән төбәк буларак та билгеле. Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров кебек талант ияләре — милли әдәбиятыбыз күгендә мәңге балкыячак йолдызлар. «Ялкынлы яшьлек», «Идел», «Ак каен» ансамбльләре, «Яктылык» татар мәктәбе бөтен Россиягә танылган исемнәр. Афәрин! Татарлыгыбызны саклап килгән өчен Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче барлык милләттәшләребез исеменнән сезгә зур рәхмәт! Кунакка буш кул белән килергә килешми, дип, ул мәктәп китапханәсенә үзенең шигырьләр, җырлар җыентыкларын, шул шигырь-ләргә иҗат ителгән җырлар дискын, шәхси китапханәсеннән Аяз Гыйлаҗевның 4 томлы китабын бүләк итте. Тау белән тау гына очрашмый, диләр бит. Ә кеше белән кеше очраша. Менә биредә дә көтелмәгән, ләкин бик җылы очрашу булды. «Яктылык» мәктәбендә рус һәм татар теле укытучысы булып эшләүче Фәния Нурсәхи кызы Гыйлаҗева Әнвәр аганың студенткасы булган икән. Остаз да, шәкерт тә әлеге очрашуга бик шат булдылар, әлбәттә. «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов шундый югары квалификацияле укытучы әзерләгән өчен Әнвәр әфәндегә бөтен мәктәп коллективы һәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәт җиткерде. Шигърият — ул моң, моң — ул җыр диләр… Делегатлар арасында спортчы, пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы, дүрт тапкыр дөнья рекордын куйган, күп таркырлар Сабан туе батыры булып танылган отставкадагы полиция подполковнигы һәм баянчы Рәфыйк Ибраһимов та бар иде. Ул үзе баянда уйнап, үзе җырлап та җибәргәч, залда утырган тамашачылар түзмәде, аңа һәм экспедициянең администраторы Лилия Гыймаҗевага кушылып җырлый башладылар. Шулай бераз җырлашып та алганнан соң хуҗалар Татарстан кунакларына чәкчәк бүләк иттеләр. Ә мәктәп директоры Радик Рәфгатович Самара татарларын зурлап килгән, бер кочак яхшы кәеф һәм матур шигырьләр бүләк иткән өчен зур рәхмәтләр белдерде һәм әңгәмәне чәй табыны артында дәвам итәргә тәкъдим итте.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла


Спорт в России и мире
Москва

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Путин в России и мире
Москва

Пара из Орловской области связала себя узами брака на Всероссийском свадебном фестивале на ВДНХ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Не меньше года уйдет на восстановление: невеста Тимати пострадала на Мальдивах



Москва

Юлия Миронова выступила на XV Всероссийском форуме деловых СМИ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net