Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында бәйрәм ярышларында булды
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат-спорт комплексында республика көненә багышланган традицион ат чабышларында булды. Бәйрәмдә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин да булдылар. Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Спорт комплексының вестибюлендә ярминкә-экспозиция кысаларында республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителде, дип хәбәр ителә республика Президенты матбугат хезмәтендә. Ат-спорт бәйрәме программасында барлыгы 14 старт бар иде. Көннең төп вакыйгасы Татарстан Президенты призына узыш булды. Бу ярышта беренче булып Бернардино Чарм аты килде, җайдагы Станислав Гончаров иде. Җиңүче жокейга бүләкне Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыев тапшырды.