Равил Гайнетдин: Татарстан - Россиянең иң алдынгы һәм көчле төбәкләренең берсе
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Федерациясенең иң алдынгы һәм көчле төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы күпгасырлык гореф-гадәтләр, яшәү тизлеге белән бергә рухи һәм мәдәни мирас, заманча зәвык һәм технологияләр бербөтенлеген, аларның чын бердәмлеген дөньяга танытучы үрнәк икәнлегенә ышанам.
1000 еллык кала зирәклеге белән бергә Казан — иҗади хәрәкәт һәм яшьлек рухы белән сугарылган, тиз үсүче шәһәр. Һәм бар Татарстан Республикасы бу гүзәл җирләрдә яшәгән, аны яклаган, анда иген иккән һәм Бер Аллаһны зикер иткән күп дәүләтләр һәм халыкларның тарихи хәтерен мирас итеп саклый.
Барлык Татарстанлылар өчен догада калам һәм Аллаһы Тәгаләдән аларны һәртөрле бәла-казалардан саклавын, рәхим-шәфкатьле булуын сорыйм, игелекле эшләрендә уңышлар һәм һәр яхшы гамәлләрендә Раббыбызның ярдәм итүен телим», — диелән мөфти котлавында.