Бәяләрне көйләү буенча авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә шикәрне дә керттеләр
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Хөкүмәт бәяләрне көйләү - дәүләт интервенцияләрен үткәрү өчен авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә шикәрне дә кертте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Дәүләт сатып алу һәм товар интервенцияләре үткәрелергә мөмкин булган авыл хуҗалыгы продукциясе төрләренең исемлеген ароматизатор яки буяу өстәмәләре кушылмаган чөгендердән ясалган шикәр белән тулыландырырга», диелгән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган документта.
Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, интервенцияләр бәяләрне җайга салу һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен файдаланыла: бәяләр түбән булганда, дәүләт агропродукцияне интервенция фондына сатып ала, ә югары бәя вакытында сата. Шул рәвешле базарда вәзгыять тотрыклылана.
Дәүләт интервенция фондын формалаштыру 2022 елда башланачак.
Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, хөкүмәт азык-төлеккә бәяләрне киметү өчен чаралар күрде. Кайбер авыл хуҗалыгы товарларына пошлиналар төзәтелде, он тарттыручыларга һәм икмәк пешерүчеләргә ярдәм итүне оештырды, тармак ассоциацияләре, товар җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре белән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыкландыру турында килешү имзалады. Бу мәсьәләләр буенча эшче төркемне беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләде.
Шикәр белән бәйле вәзгыятьне тотрыкландыру өчен тагын бер чара күрелде. Шикәр чөгендере чәчү мәйданнары 90 мең гектарга арттырылды. Моннан тыш, хөкүмәт 15 майдан 31 августка кадәр Россиягә 350 мең тонна ак шикәр кертүгә пошлинасыз квота турында карар кабул итте.
Росстат мәгълүматлары буенча, ел башыннан шикәр бәясе 3,48 процентка арткан, диелә бу хәбәрдә.